+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 ноябрь 2025, 15:34

Яшьләр - игътибар үзәгендә!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров "Туры эфир"да яшьләргә кагылышлы сорауга җавап бирде.

Яшьләр - игътибар үзәгендә!Яшьләр - игътибар үзәгендә!
Яшьләр - игътибар үзәгендә!
Традиция буенча, кешеләрне юллар, торак-коммуналь хуҗалык һәм СВО мәсьәләләре борчый. Мөрәҗәгатьләрне эшкәртергә беренче тапкыр ясалма интеллект ярдәм итә.

Сорауларның берсен Уфада яшәүче Алмаз Вахитов бирде. Ул яшьләргә иҗади эшләргә шартлар булдыру буенча ярдәм сорады, аларның үз тарту ноктасы булырга тиеш. Радий Хәбиров җавап биреп, бер атна элек Уфада "Арена 3000"дә булуы турында сөйләде, аны креатив кластер дип атады.

"Хәзер Башкортстанда креатив бергәлекләр барлыкка килсен өчен эш алып барыла. Бөре, Стәрлетамак һәм Уфада шундый берләшмәләр бар инде. Җиде муниципалитет билгеләнде, аларда шулай ук креатив индустрияләр үстереләчәк", - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, теләсә кайсы тармак, спорт, мәдәният һәм креатив индустрияләр өчен мәйданчыклар һәм инфраструктура кирәк. Шул исәптән, авылларда. Шуңа күрә спорт объектлары һәм мәдәният йортлары ремонтлана.

Планда Уфадагы Урыс драма театрын федераль акчалар хисабына ремонтлау. Якынча 1,5-2 миллиард сум таләп ителәчәк. Дәүләт циркы бинасы да ремонт көтә. Акча 2026-28 елларда бирелергә тиеш. Реконструкция киләсе елда ук башланачак дигән фараз бар. Хәзер проектлау бара, дәүләт экпертизасы үтү буенча эш алып барыла.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас