Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына барлыгы 104 кластер керә, шуларның 25е республика территориясендә төзелде.
- Кластер башлангычларын гамәлгә ашыруга Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан акча бүлеп бирелә. Моннан тыш, предприятиеләр иминият кертемнәре тарифларын түләү буенча преференциядән актив файдалана, - диде илнең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Куликов. - Болар барысы да сәнәгать кластерларының кооперацияне үстерүче һәм импортны алмаштыручы проектларны гамәлгә ашыруда төп инструментка әйләнүен ассызыклый. Әйтик, Башкортстанда балалар товарлары җитештерүчеләр кластеры уңышлы үсешә, аңа Донецк Халык Республикасы предприятиесе дә керә.
Министр урынбасары Башкортстанның илдә кластер сәясәтен гамәлгә ашыруга керткән өлешен аерым билгеләп үтте.
- Республика, һәрвакыттагыча, илдә сәнәгать җитештерүе лидерлары рәтенә керә. Идарә командасының тармак үсешенә күрсәткән игътибары өчен төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка рәхмәт белдерәм, – дип ассызыклады Иван Куликов. - Һәм Русия төбәкләренең кластерлар үсеше дәрәҗәсе буенча илкүләм рейтингында беренче урынны Башкортстан тулысынча лаеклы яулады.
Рейтинг методологиясе бизнес, фән һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген, институциональ ярдәм дәрәҗәсен һәм предприятиеләрнең өстәмә бәя булдыру чылбырына җәлеп ителү күләмнәрен чагылдыручы биш аналитик блокка тупланган 21 күрсәткеч буенча бәяләүне күздә тота. Йомгаклау исемлегенә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 20 төбәк керде.
Башкортстан Башлыгы Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Кластерлар, технопарклар һәм махсус икътисади зоналар ассоциациясенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров төбәкнең индустриаль үсешендә әлеге рейтингның мөһимлеген ассызыклады.
- Республикада төзелгән кластерлар безнең сәнәгатьнең аеруча мөһим тармакларын үз эченә ала. Нәкъ менә кластерлы алым предприятиеләрнең көчен берләштерергә һәм сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле продукция чыгарырга мөмкинлек бирә. Мондый алым Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча ярдәм чараларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Моның белән беррәттән, без төбәк преференцияләрен дә кулланабыз, – дип билгеләде Радий Хәбиров. - Төзелгән кластерларның чыннан да нәтиҗәле эшләве мөһим. Рейтингта безнең лидерлык моны исбатлый. Ләкин без, мактаулы урын белән канәгатьләнмичә, алга таба үсешебезне дәвам итәчәкбез.
Фото: Башкортстан Башлыгы