+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 ноябрь 2025, 13:58

"Без сәнәгать үсешенә җитди игътибар бирәбез..."

Бүген Уфада үтүче Русия Сәнәгать форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров илнең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Куликов белән очрашты.

"Без сәнәгать үсешенә җитди игътибар бирәбез...""Без сәнәгать үсешенә җитди игътибар бирәбез..."
"Без сәнәгать үсешенә җитди игътибар бирәбез..."
Төбәк җитәкчесе федераль ведомствога уртак эшчәнлегебез һәм республика проектларына ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

- Без сәнәгать үсешенә җитди игътибар бирәбез. Кластерларны киңәйтү өстендә актив эшлибез, бу максатларга федераль акчалар җәлеп итәбез, – диде республика Башлыгы. - Бүген кластер үсеше дәрәҗәсе буенча беренче рейтингка йомгак ясалды - без беренче урынны алдык, эшебезгә югары бәя биргәнегез өчен рәхмәт. Алга таба да шул юнәлештә эшләячәкбез.

Иван Куликов Башкортстанның идарә итү командасына Русия Сәнәгать форумын яхшы оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм инвесторларның республикага карата зур кызыксынуын билгеләп үтте.

- Төбәк сәнәгать үсеше мәсьәләләрендә лидер булып тора. Бу, сәнәгать җитештерүе индексын һәм сатылган продукцияне дә кертеп, гомум күрсәткечләр күләменә чагыла, - дип ассызыклады министр урынбасары. - Бердәм эш нәтиҗәсендә без бүген илгә кирәкле җиһазлар булдырабыз. Индустриаль парклар булдыру өлешендә сәнәгать инфраструктурасын киләчәктә дә ныгыту зарурлыгына игътибар юнәлтәбез.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас