+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 ноябрь 2025, 11:42

Пилотсыз авиация системалары үсеш ала

Русия Сәнәгать форумы кысаларында «Пилотсыз авиация системалары өлкәсендә инновацияләр» дип аталган профильле секция узды.

Пилотсыз авиация системалары үсеш алаПилотсыз авиация системалары үсеш ала
Пилотсыз авиация системалары үсеш ала
- Пилотсыз авиация системаларын үстерү Башкортстанның сәнәгать сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бүген без экспертлар, бизнес һәм дәүләт консолидациясенең конкрет нәтиҗәләр бирүен күрәбез: ярдәм механизмнары тикшерелә, сертификацияләү мәсьәләләре карала, инвестиция тәкъдимнәре формалаша. Безнең максат — трендларга иярү генә түгел, ә Русиянең бу стратегик мөһим өлкәдә суверенитетын тәэмин итә торган үз технологик чылбырларыбызны булдыру, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Чара барышында пилотсыз авиация системалары базарының торышына һәм перспективаларына комплекслы күзәтү үткәрелде. Катнашучылар дәүләт ярдәменең гамәлдәге механизмнарын анализлады, агымдагы базар конъюнктурасын бәяләде һәм үсешнең стратегик юнәлешләрен билгеләде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас