+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 ноябрь 2025, 06:43

Башкортстан - транспортта да алдынгылар исәбендә!

Мәскәүдә узган “Транспорт атналыгы-2025” XIX Халыкара форумы Русия транспорт тармагы өчен елның иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе булып тора.

Башкортстан - транспортта да алдынгылар исәбендә!Башкортстан - транспортта да алдынгылар исәбендә!
Башкортстан - транспортта да алдынгылар исәбендә!
18-20 ноябрьдә бер мәйданчыкта федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре, бизнес-лидерлар, фән һәм мәгариф белгечләре, шулай ук Русия һәм чит илләрнең әйдәүче экспертлары җыелды. Өч көн эчендә 30дан артык дискуссия, пленар утырыш, "түгәрәк өстәл"ләр узды, аларда 300дән артык эксперт катнашты.
Бу мәйданчык Башкортстан өчен һәрвакыт стратегик әһәмияткә ия, чөнки республика үзенең транспорт-логистикасын үстерү стратегиясен федераль дәрәҗәдә тәкъдим итә һәм яңа проектлар буенча фикер алышу алып бара. Делегацияне, традиция буенча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләде.

Республика - инвестицияләр җәлеп итүдә лидер!

Республика 2019 елдан бирле “Транспорт атналыгы”нда даими катнаша. Радий Хәбиров башлангычы белән бу мәйданчык республика өчен федераль министрлыклар, “Росавтодор”, “РЖД”, авиакомпанияләр һәм инвесторлар белән сөйләшү урынына әверелде. 2019–25 елларда нәкъ менә шундый эш алымы нәтиҗәсендә республика транспорт һәм юл инфраструктурасына зур күләмдә федераль акча һәм инвестицияләр җәлеп итте.

Радий Хәбировның позициясе дә ачык. “Башкортстан – ышанычлы партнер. Без системалы проектлар тәкъдим итәбез һәм аларны ахырга кадәр җиткерәбез. Шуңа күрә безнең белән эшләргә теләүчеләр ел саен арта”, - дип белдерде республика Башлыгы. Бу, үз чиратында, төбәкнең инвестицион имиджын ныгыта һәм яңа, эре проектларны финанслау мөмкинлекләрен киңәйтә.

Башкортстан – илнең стратегик транспорт-логистика үзәге

Республика географик яктан Европаның Русия өлешен, Уралны, Себерне һәм ЕАЭС илләрен тоташтыручы төп транспорт юлы булып тора. Форумда катнашу Башкортстанга, бу статустан файдаланып, яңа транзит маршрутлар, мультимодаль логистика, транспорт коридорлары проектларына керү мөмкинлеге бирә. Бу юнәлештә республика үзен көньяк һәм төньяк юнәлешләрне тоташтыручы төп хаб буларак тәкъдим итә.

Форумда республика тәкъдим иткән проектлар

Башкортстан ел саен федераль дәрәҗәдә конкрет, әзер һәм перспективалы проектларны тәкъдим итә. Иң зур мисал – концессион килешү нигезендә төзелгән Уфаның «Көнчыгыш чыгу юлы». Бу проект ВТБ инфраструктур холдингы белән партнерлык үрнәге булып тора һәм нәтиҗәдә башкала транспорт йөкләнешен сизелерлек киметте.

2025 елда республика түбәндәге проектларны тәкъдим итте:
  Кузнецовский затонда һәм Интернациональ урам киселешендә ике яңа күпер төзү
  Р-240 Уфа – Ырынбур трассасын 4 полосага кадәр киңәйтү
  Салават – Стәрлетамак – Ишембай агломерациясен тоташтыручы участокларны яңарту
  М-12 «Көнчыгыш» трассасы төзелеше нәтиҗәсендә бозылган юлларны тергезү
  Уфа тимер юл боҗрасын үстерү, “Дим – Иглин” юнәлешендә икенче юллар төзү
  Уфадан Таулы Алтайга туры авиарейсларны эшләтеп җибәрү.
Бу проектларның һәркайсы федераль ярдәм таләп итә. Республика аларны системалы рәвештә, этаплап һәм төгәл исәп белән тәкъдим итә.

Проектларның нәтиҗәсе – халыкның тормыш сыйфаты яхшыру

Транспорт инфраструктурасына инвестиция – ул статистика гына түгел, ә көндәлек тормышка йогынты ясаучы фактор. Форум нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылган проектлар түбәндәге нәтиҗәләр бирә:
  төрле шәһәр һәм районнар арасында юл йөрү вакытын кыскарта;
  яңа авиарейслар халыкка һәм туристларга мобильлек бирә;
  юлларның тергезелүе авыл районнарының логистикасын яхшырта;
  транспорт мөмкинлекләре арту бизнес һәм сәнәгатькә уңай шартлар булдыра.

“Транспорт атналыгы” – федераль программаларга керү өчен иң нәтиҗәле мәйданчык

Форум – төбәкләр өчен федераль проектларга керүнең иң нәтиҗәле юлы. Башкортстан өчен бу түбәндәге мөмкинлекләрне ача:
  яңа финанс инструментларына чыгу;
  федераль инфраструктур программаларга керү;
  концессион проектларны тизләтү;
  республика өчен иң катлаулы һәм кыйммәт проектларны хуплатуга ирешү.
2025 елда Уфаның ике күпер проектын өстенлекле федераль концессион проектлар исемлегенә кертү – шуңа ачык мисал.

Җәмәгать траспорты

Русия җәмәгать транспорты - илдә иң хәвефсез транспортларның берсе. Һәр автобус заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм пассажирлар өчен барлык уңайлы шартлар булдырылган. Бу хакта Гомумрусия пассажирлар берләшмәсе рәисе, транспортны үстерү буенча Гомумрусия халык фронтының Координация советы әгъзасы, Русия Федерациясе Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Илья Зотов белдерде.

- Бүген Русиядә җәмәгать транспорты хәвефсез булсын өчен барлык нәрсә дә эшләнгән. Һәр автобуста камералар куелган. Бу гамәл анда ниндидер хокук бозулар булган очракта, аларны тиз ачыкларга ярдәм итә. Водительләрнең эш вакыты контрольдә тотыла. Аның тарафыннан юл кагыйдәләре бозылган очракта, штрафлар салына. Шушы һәм башка гамәлләр транспортыбызның хәвефсезлеген тәэмин итә. Әлбәттә, пассажирлар өчен барлык шартлар булдырылган: һәр автобуста диярлек кондицонерлар куелган, махсус хезмәтләр өчен кнопкалар бар.

Башкортстанда килгәндә, республика транспорт өлкәсендә алдынгылар исәбендә. Алар һәрвакыт үсештә. Уфада бердәнбер проблема бар: ул да булса, трамвай юлларын яңартырга кирәк. Тик бу эш зур финанслар таләп итә һәм илебезнең бер генә төбәге дә федераль ярдәмсез моны башкара алмый. Шуңа күрә дә бу өлкәдә махсус программа булдырылган һәм алдагы елларда Уфа аңа эләгер дип ышанам, - диде Илья Зотов.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас