+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 ноябрь 2025, 17:10

IX Халыкара «Безнең бренд» фестивале ачылды

Бүген «УФА-ЭКСПО» күргәзмә комплексында «Безнең бренд» Халыкара фестивале, IX махсуслаштырылган продуктлар күргәзмәсе һәм «ПродТехЭкспо» VII проекты старт алды. Сәламләү сүзе белән Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады. Спикер төбәк брендлары үсешенең мөһимлеген ассызыклады.

IX Халыкара «Безнең бренд» фестивале ачылдыIX Халыкара «Безнең бренд» фестивале ачылды
IX Халыкара «Безнең бренд» фестивале ачылды

- "Безнең бренд" Халыкара фестивале – ул күргәзмә генә түгел. Бу - яңа идеяләр туа, партнерлыклар формалаша һәм безнең җитештерүчеләрнең продукциясенә ышаныч ныгый торган мәйданчык, – диде Илшат Фазрахманов.

Фестивальне ачу тантанасында, шулай ук, Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева, «Комос Групп» башкарма директоры Кирилл Чечин, Үзбәкстанның Алкогольсез эчемлекләр һәм сутлар җитештерүчеләр ассоциациясе башкарма директоры Әлфия Мусина чыгыш ясадылар.

Чара кунакларын тармак белгечләре өчен эшлекле программа, дегустацияләр, кулинария конкурслары көтә. Фестиваль 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас