+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 Ноября 2025, 09:50

Башкортстан бюджеты нинди булачак?

Башкортстан Хөкүмәте 2026 елга һәм 2027-28 еллардагы план чорына республика бюджеты проектын тәкъдим итте.

Башкортстан бюджеты нинди булачак?Башкортстан бюджеты нинди булачак?
Башкортстан бюджеты нинди булачак?
Документ катлаулы икътисади шартларда да үсешне саклап калу, социаль йөкләмәләрне тулысынча үтәү һәм гомумдәүләт проектлар кысаларында стратегик максатларга ирешүгә юнәлтелгән. Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышында финанс министры вазыйфаларын башкаручы Светлана Малинская бюджетның төп юнәлешләрен тәкъдим итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйткәнчә: “Бюджет – ул коры саннар җыелмасы гына түгел. Ул – безнең кешеләргә карата булган җаваплылыгыбыз. Социаль йөкләмәләр – безнең изге бурыч. Һәр бюджет акчасы кеше файдасына эшләргә тиеш”.

Төп юнәлеш – милли максатларга ирешү һәм тотрыклы үсешне саклау

2026 елда республика керемнәре 314,1 миллиард сум күләмендә планлаштырыла, шул исәптән федераль ярдәм – 74,8 миллиард сум. Үзкеремнәр 239,3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Төп салым чыганаклары – табышка салым, НДФЛ, милеккә салым һәм акцизлар.

Русиянең гомумдәүләт проектлары Башкортстанның төп юнәлеше булып кала. Алар кысаларында шәһәр инфраструктурасын яңарту, социаль объектлар төзү, мәктәпләрне һәм медицина учреждениеләрен модернизацияләү дәвам итәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та моны аерым билгеләп үтә:
“Милли проектлар – төбәкләр үсешенең төп драйверы. Республика үз өстенә алган бурычларны тулы күләмдә үти, чөнки кешеләрнең яшәү сыйфаты – беренче урында”.

Макроикътисади күрсәткечләрнең дә динамикасы уңай: үсеш тулай төбәк продуктында, эш хакында, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүендә күзәтелә. Сәнәгать кластерлары саны буенча республика - илдә лидерлар рәтендә. Индустриаль парклар, технопарклар һәм үсеш зоналары – икътисадның төп үсеш нокталары.

Муниципалитетларга ярдәм

2026 ел бюджетында муниципалитетларны үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга зур игътибар бүленә. «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы кысаларында парклар, мәйданнар, ял урыннары яңартылачак. Радий Хәбиров билгеләвенчә безнең максат – республикадагы һәр шәһәр һәм авылның кешегә уңайлы булуын тәэмин итү. Яшәү урыны кешенең үсешенә комачауламаска тиеш.

Муниципалитетларга финанс ярдәм күрсәтү, җәмәгать пространстволарын яңарту һәм мәдәни-спорт чараларын уздыру өчен акча тулысынча каралган.

Хезмәт хакын күтәрү

2026 елда хезмәт хакларын арттыру төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Хезмәт хакы фондына салынган чыгымнарның зур булуы моны дәлилли. Бюджет тармагында эшләүчеләргә МРОТның 20,7 процентка күтәрелүе дә исәпкә алына. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу юнәлеш буенча болай дип белдергән иде:

“Бюджет системасы кешеләренә тулы бәя бирергә тиешбез. Укытучылар, табиблар, социаль хезмәткәрләр – дәүләтнең таянычы. Аларның хезмәт хакы лаеклы булырга тиеш”.

Дефицит – куркыныч түгел, ә үсешкә юнәлтелгән стратегик адым

2026 елда бюджет дефициты 6,7 процент күләмендә булачак. Республика аны аңлы рәвештә кабул итә: үсеш проектларын туктатмас өчен. Бу инфраструктура төзелешен, юлларны капиталь төзекләндерүне, мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, поликлиникалар төзүне дәвам итү мөмкинлеген бирә.

- Дефицит – ул кризис билгесе түгел. Иң мөһиме – акча кая китүе. Әгәр ул мәктәпләргә, юлынга, эш урыннарына, икътисадка, кешеләргә китсә – бу дөрес инвестиция, - диде Радий Хәбиров.

Русия төбәкләренең күбесе шулай ук инфраструктура үсеше өчен заем ресурсларын куллана – бу бүгенге бюджет сәясәтенең нормасы.

Социаль йөкләмәләр тулы күләмдә саклана

Республика бюджетының 86 проценттан артыгы социаль өлкәгә юнәлтелә. «Социаль сәясәт» бүлеге генә дә – 88,8 миллиарң сум.
Быел һәм план чорында түбәндәге юнәлешләр тулы саклана:
  гаиләләргә ярдәм
  өлкәннәр һәм ветераннарны социаль яклау
  медицина һәм белем бирү системасын тотрыклы финанслау
  балаларның хокукларын һәм иминлеген тәэмин итү.

- Безнең өчен иң мөһиме – кеше. Бюджет документлары еш үзгәрә, икътисади шартлар алышына, ләкин бер нәрсә үзгәрмәячәк: социаль йөкләмәләр – бу безнең кагылгысыз өстенлек, - диде Радий Хәбиров.

Шулай ук, икътисад фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең икътисад һәм идарә кафедрасы мөдире Земфира Сабирова сүзләренә караганда, республика бюджетына салынган дефицит кискен түгел. Барлык социаль йөкләмәләр дә хәвеф зонасыннан читтә тора.

- 2027 елда Башкортстан Республикасы бюджетының планлаштырылган чыгымнары 336,7 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш, шул ук вакытта иң зур бүлек — «Социаль сәясәт» — якынча 88,8 миллиард сум алачак. Социаль өлкәгә басым икътисади билгесезлек шартларында тотрыклылыкны саклау һәм халык алдында социаль йөкләмәләрне үтәү зарурлыгына бәйле.

Шул ук вакытта икътисадның сәламәтлек саклау һәм мәгариф кебек социаль секторларын финанслауга чыгымнар аларның үсә барган ихтыяҗларын һәм стандартларын тәэмин итү, шулай ук Русия Федерациясе Президенты куйган үсешнең милли максатларын үтәү өчен арттыруны таләп итә.

Бюджет кытлыгы планлаштырылуга карамастан, социаль чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителүен аңлау мөһим. Салым һәм салым булмаган керемнәрнең зур өлешен, элеккечә үк, дүрт төп чыганак тәшкил итәчәк – оешмалар табышына салым, НДФЛ, акцизлар, оешмалар мөлкәтенә салым. Кызганычка каршы, 2027 елда халыкара санкцияләр, ОПЕК+ карарлары һәм гомум макроикътисади тотрыксызлык тәэсирендә нефть-газ секторында салым базасының кысылуына бәйле рәвештә оешмалар табышына салым керемнәренең кимүе көтелә. Шуның белән бергә НДФЛ, акцизлар һәм мөлкәт салымнары буенча планлаштырылган керемнәр салым һәм салым булмаган керемнәрнең артуын тәэмин итәчәк, бу гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне үтәргә һәм икътисадның өстенлекле тармакларына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шуны билгеләргә кирәк, Башкортстан бюджетына салынган дефицит кискен түгел. Барлык социаль йөкләмәләр дә куркыныч зонасыннан читтә тора, - диде ул.

Ышанычлы адымнар белән алга!

Башкортстанның 2026-28 елларга бюджеты — үсешне тоткарламый торган, социаль йөкләмәләрне тулысынча гарантияләгән, инфраструктураны киңәйтүгә юнәлтелгән стратегик документ. Республика катлаулы шартларда да кешеләр мәнфәгатьләрен беренче урынга куя һәм гомумдәүләт проектлары аша яшәү сыйфатын күтәрү юлыннан тайпылмый.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас