

Сессия халыкара бизнес атналыгы кысаларында узачак.
Түгәрәк өстәл яңа гына эшли башлаган эшкуарлар тәҗрибәле бизнесменнарга, шулай ук яшьләр сәясәте экспертларына сораулар бирә алачак мәйданчык буларак уйланылган. Аның максаты - яшьләр эшкуарлыгының бүген Башкортстан үсешенең яңа ноктасы булуын күрсәтү.
Очрашуда катнашучыларга идеяне төбәк брендына кадәр ничек үстерергә, республикада яшь эшкуарларга нинди ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла, шулай ук яшьләр инновацион эшкуарлыгы нәрсә ул һәм бу бизнесны нинди хокукый аспектлар җайга сала икәне турында сөйләячәкләр.
«Яшьләр эшкуарлыгы мәктәбе»проектын тәкъдир итү һәм старт алу очрашуның аерым пункты булачак.
- Яшьләр эшкуарлыгы - ул төбәк икътисадының стратегик драйверы. Бүген без яшьләр бизнес-проектларын башлап җибәрү һәм үстерү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Белем бирү программалары, конкурслар һәм халыкара бизнес атналыгы кебек масштаблы чаралар аша без яңа гына эшли башлаган эшкуарларга кыю идеяләрне уңышлы тормышка ашырырга ярдәм итәбез, – дип билгеләп үтә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте