+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
30 ноябрь 2025, 04:50
Халыкара бизнес атналыгында катнашмыйча калмагыз!
3 декабрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында "Халыкара бизнес атналыгы-2025" форумы узачак.
Халыкара бизнес атналыгында катнашмыйча калмагыз!
Форумның беренче көнендә «Башкортстан предприятиеләре өчен нәтиҗәле идарә чишелешләре хакатоны» узачак. Анда оешма җитәкчеләре, шулай ук маркетинг, сату, HR-бүлекләр хезмәткәрләре, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектының гамәлдәге һәм потенциаль партнерлары катнашачак.
Беренче хакатон катнашучылары, үзебезнең компанияләр эшчәнлегенең конкрет кейсларын кулланып, игътибарны заманча Русия базарына хас булган төп киртәләрне һәм чикләүләрне анализлауга юнәлтәчәк һәм предприятиеләрне үстерү программасын формалаштыруда яхшы тәҗрибә алачак.
«Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» кебек мөһим проектка басым ясау бик мөһим.
"Бүген хезмәт җитештерүчәнлеге - катлаулы икътисад шартларында предприятиеләр өчен яңа ресурслар, яңа көчләр табу, булганнарын оптимальләштерү өчен төп мөмкинлекләрнең берсе. Шуңа күрә бу мөһим тема кысаларында Уфада Халыкара бизнес атналыгының беренче көне дәвамында көчле экспертлар белән берлектә махсус хакатон узачак, — диде Маргарита Болычева.
Гомумән алганда, быел форумга бизнес даирәсе вәкилләре һәм төрле илләрдән рәсми делегацияләр киләчәк, барлыгы ике меңгә якын кеше катнашачак. Үзебезнекеләрдән тыш, Уфага Русиянең 16 төбәгеннән һәм 11 чит ил вәкилләре киләчәк.
Форумның тулы программасы белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз:
https://ibw-bashkortostan.com/
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"