

Кабакта җитештерелгән кирпечне республикабызның бик күп авыл-шәһәрләрендә барган төзелешләрдә файдаланалар. Район үзәгендә 2нче мәктәпне төзүне вакытында тәмамларга да кирпечнең үзебезнең районда җитештерелүе мөһим роль уйнады. Моны үзенең тәбрикләү сүзендә Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров билгеләп үтте.
Юбилей чарасында төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов катнашты һәм “Башкорт кирпече”нең, эре салым түләүче, муниципалитетларның партнеры буларак, республиканың төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклады.
Бу көнне сәхнәдә лаеклы бүләкләрен алырга төзелеш өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия хезмәткәрләр белән беррәттән байтак яшь белгечләр дә күтәрелде. Аларның барысы да республиканы гына түгел, башка төбәкләрне дә төп төзелеш материалы белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә.