Җыелучылар һәрбер проектны аерым тикшерде. Аларның берсен – стационар ноктаны Ленин һәм М. Гафури урамнары чатында урнаштырырга ниятлиләр.
Ә мобиль фудтрак өчен эшкуар белән бергәләшеп уңайлы урын эзләнде.
Район хакимияте белгечләре урыннарга чыгып, туры килгән мәйданчыкларны карады һәм мондый объектларны урнаштыру өчен җир биләмәләре бирелүнең тәртибен аңлатты.
“Эшкуарлар сәгате” атна саен “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад” гомумдәүләт проекты чикләрендә үткәрелә. Бу — үзләренең эшен ачучылар һәм киңәйтергә теләүчеләр өчен бик яхшы мөмкинлек, шул ук вакытта “бер тәрәзә” режимында консультация алырга һәм мәсьәләләрне хәл итәргә була.