“Безнең команда өчен бер ишек ябылса, икенчесе ачыла. Без диңгез ярында һава торышы яхшыруын көтеп утырмыйбыз, яңа мөмкинлекләр эзлибез. Санкцияләр керткән илләр белән генә дөнья чикләнми. Без яңа партнерлар табарга әзер”, – дип белдерде башкортстан башлыгы радий хәбиров, республиканың кыю позициясен ассызыклап.
Бүгенге көн чынбарлыгында Русия өчен иң мөһим бурыч – яңа производстволар булдыру, кибет киштәләрен яңа товарлар белән тутыру һәм импортны алыштыру процессын тизләтү. Дус булмаган дәүләтләрнең көчле санкцион басымына җавап рәвешендә кабул ителгән чаралар колачлы һәм нәтиҗәле булып чыкты.
Русия Хөкүмәте төбәкләргә тиешле ярдәм күрсәтте. Пандемия чорында тупланган тәҗрибә федераль җитәкчелеккә икътисадны яңа юнәлешкә тиз арада күчерү һәм идарә итү карарларын кабул итүдә зур этәргеч бирде.
Икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү чараларының төбәк пакеты һәр яктан да үлчәнеп, эшлекле берләшмәләр, тармак ассоциацияләре, республиканың система булдыручы предприятиеләре белән киңәшләшеп кабул ителде. Дустанә илләр белән гамәлдәге базарлар киңәйтелә, яңа офыклар ачыла, логистик агымнар тышкы яктан үзгәртелә.
Инвестицион активлыкка ярдәм итүнең барлык закон чыгару механизмнары кулланылды, федераль инструментлар эшкә кушылды, өстәмә рәвештә төбәк инвестиция преференцияләре киңәйтелде. Башкортстан җитәкчелеге инвесторлар белән “Инвестиция сәгате” форматында очрашулар үткәрә һәм алар белән даими элемтәдә тора.
“Санкцияләр шартларында Русия төбәкләре: чит ил бизнесы белән хезмәттәшлекнең яңа форматлары” төбәк сәясәтен үстерү үзәге докладыннан (2023 елның ноябре) күренүенчә, Башкортстан – Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан белән беррәттән, актив халыкара хезмәттәшлек алып баручы төбәкләр исәбендә. Русия субъектлары чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итү дәрәҗәсе һәм сыйфаты буенча шартлы рәвештә өч төркемгә бүленде. Башкортстан – беренче төркемдә, ягъни халыкара элемтәләрне актив рәвештә ныгытучы төбәкләр арасында. Башкортстандагы икътисади сәясәт инвесторларны җәлеп итүгә, элемтәләрне саклауга һәм геосәяси конфронтация шартларында үзара багланышлар урнаштыру буенча актив эшкә юнәлтелгән. Хәзерге шартларда республиканың мөселман илләре белән партнерлыкны үстерү өстенлеге аеруча зур.
Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бәхрәйн Корольлегенең Ислам эшләре буенча Югары советы президенты Әбделрахман бин Мөхәммәд бин Рәшид Әл Хәлифә белән очрашты. Ул республика башкаласына “Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт – уртак язмыш” халыкара конференциясендә катнашу өчен килде.
Яклар икътисади һәм гуманитар элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
– Без Бәхрәйн Корольлегенең конфессияара диалогны ныгытудагы һәм илләребез халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдәге ролен югары бәялибез. Соңгы дистә еллар Русия өммәтенең рухи тормышында чын яңарыш чоры булды, – диде Радий Хәбиров. – Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең тырыш хезмәтләрен аеруча билгеләп үтәсем килә.
Үз чиратында, шәех Әбделрахман бин Мөхәммәд бин Рәшид Әл Хәлифә Башкортстан Башлыгына җылы очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Бәхрәйн короле Хәмәд бине Иса Әл Хәлифәнең сәламен тапшырды.
– ДӘҮЛӘТЛӘРЕБЕЗ ЛИДЕРЛАРЫНЫҢ ДУСТАНӘ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ БӘХРӘЙННЕҢ РУСИЯ БЕЛӘН ТӨРЛЕ ЮНӘЛЕШЛӘРДӘ, ШУЛ ИСӘПТӘН СӘНӘГАТЬТӘ, МӘГАРИФТӘ ҺӘМ МӘДӘНИЯТТӘ ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕН ТОТРЫКЛЫ ҮСТЕРҮГӘ ЯРДӘМ ИТӘ. СЫЙФАТЛЫ БЕЛЕМ АЛУ ӨЧЕН БЕЗНЕҢ СТУДЕНТЛАРНЫҢ КҮБЕСЕ РУСИЯ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫН САЙЛЫЙ, – ДИДЕ УЛ. – БЕЗ БАШКОРТСТАННЫҢ НИЧЕК ҮСҮЕН КҮРӘБЕЗ ҺӘМ РЕСПУБЛИКА БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕБЕЗНЕ АЛГА ТАБА НЫГЫТУ ӨЧЕН БӨТЕН КӨЧЕБЕЗНЕ КУЯРГА ӘЗЕР.
Очрашу ахырында шәех Әбделрахман бин Мөхәммәд бин Рәшид Әл Хәлифә Башкортстан делегациясен Бәхрәйнгә чакырды. Радий Хәбиров бу башлангычны хуплады һәм төбәкнең вәкиллекле бизнес-миссиясе һәм мәдәният эшлеклеләре сәфәрен бергәләп әзерләргә тәкъдим итте.
Русия субъектларының “Көнчыгышка борылуы” гомумдәүләт көн тәртибенә кертелүе сәүдә-икътисади, сәнәгать, инвестицион, технологик, мәгариф һәм мәдәни потенциалны ачу өчен яңа багланышлар булдыра.
Башкортстан 103 дәүләт белән тышкы икътисади һәм мәдәни-мәгариф элемтәләре урнаштырды. Бу – БМО классификациясе буенча дөнья илләренең яртысыннан күбрәге дигән сүз. Зур Евразия дәүләтләре белән партнерлыкка аерым игътибар бирелә. 2016 елда Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Русия Президенты Владимир Путин ЕАЭС, Һиндстан, Кытай, БДБ илләре катнашлыгында Зур Евразия партнерлыгы төзергә чакырды.
Русия төбәкләре, шул исәптән Башкортстан да, бүген әлеге макротөбәк белән үзара файдалы икътисади һәм мәдәни багланышларны актив рәвештә үстерә.
Башкортстан Үзәк Азия республикалары белән халыкара хезмәттәшлектә төп партнерларның берсе булып тора. Безнең халыкларның социаль-мәдәни якынлыгы икътисади проектларга да ныклы нигез булып хезмәт итә.
Мәсәлән, Үзбәкстан белән 2023 елда ук 2024-26 елларга сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең юл картасына кул куелды. Уртак проектлар ярдәмендә эре объектлар – цемент заводы, транспорт-логистика хабы, шоурум төзеләчәк.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Үзбәкстанның Наманган өлкәсе хакиме урынбасары Окибжон Инамов Үзбәкстанның “Aisha Home Textile” компаниясенең текстиль продукциясе кибетен ачуда катнаштылар.
Компания дөнья базарында текстильне күпләп экспортлаучыларның берсе булып тора. Наманган өлкәсе хакиме урынбасары сөйләвенчә, предприятиенең җитештерү куәте аена 360 тонна тәшкил итә, ә елына фабрика 4320 тонна әзер продукция чыгара. Продукциянең 80 проценттан артыгы 16 илгә экспортка китә. Радий Хәбиров товар ассортименты белән танышты, аны киңәйтү мөмкинлекләре белән кызыксынды.
Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек проектларны эшкә кушу этабына күчә.
– Бу кибет – сәүдә ноктасы гына түгел. Ул – Башкортстан белән Наманган өлкәсе арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек символы, – диде Радий Хәбиров. – Фабриканың ассортименты зур, шуңа күрә аның киңәюен көтәбез.
“Мега” сәүдә үзәгендә Башкортстан Башлыгы, шулай ук, агымдагы елның октябрендә ачылган “Да Дому” Беларусь сәүдә челтәре кибетендә булды. Радий Хәбиров ассызыклавынча, республиканың Беларусь белән хезмәттәшлеге дәвам итәчәк.
Югарыда язып үтүебезчә, Башкортстан дөньяның 103 иле белән тышкы икътисади элемтәләр урнаштырган. Кытай – иң зур чит ил партнеры, барлык тышкы сәүдә әйләнешенең дүрттән бер өлеше Кытайга туры килә, һәм бу күрсәткеч үсә. Башкортстан Кытайга машина төзелеше продукциясен, минераль ресурсларны экспортлый, ә Кытайдан машина төзелеше техникасын һәм химия сәнәгате продукциясен импортлый. Хәзерге вакытта республикада Кытай капиталы катнашлыгында 17 предприятие эшли. 2022 елда Русиянең КХРдагы сәүдә вәкиллеге каршында Башкортстан вәкиллеге ачылды.
Башкортстанның ышанычлы партнерлары арасында – Төркия, Һиндстан, Казахстан, Тунис, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларусь, Бразилия һәм Ливия дә бар. Республиканың БДБ, БРИКС һәм ШОС, Азия һәм Африка, хәтта Көньяк Америка илләре белән тышкы сәүдә әйләнеше көннән-көн үсә. Үсешкә чит илләрдәге вәкиллекләр челтәре дә зур этәргеч бирә. Алар Кытай Халык Республикасында гына түгел, ә Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә уңышлы эшли.
Уфада 3-5 декабрьдә XVIII халыкара бизнес атналыгы уза. Форумны Башкортстан Хөкүмәте оештыра. Масштаблы форум икътисад, инвестицияләр һәм инновацияләрнең төрле өлкәләрендә әйдәүче экспертларны җыячак. Анда башкарма властьның федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләре, эшлекле даирә вәкилләре, Русиядән һәм чит илләрдән (Таҗикстан, Беларусь, Үзбәкстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Төркия, Казахстан һәм башка илләрдән) рәсми һәм бизнес-делегацияләр катнаша.
Республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева билгеләп үтүенчә, мондый масштабтагы форумнар үткәрү Башкортстанны дөньяга таныта һәм аның экспорт потенциалын арттыра.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.