– Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Катлаулы шартларга карамастан, бүген безнең предприятиеләр җитештерү комплексларын төзүне һәм яңартуны, инновацияләр кертүне, республиканың энергия системасы куәтләрен арттыруны дәвам итә, - диде Радий Хәбиров. – Башкортстан сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге буенча Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы рейтингын өч тапкыр җитәкләде. Без пилотсыз авиация үсешендә уңышларга ирештек – дронификация буенча төбәкләр рейтингында лидерлар өчлегенә кердек.
Республика сәнәгать инфраструктурасын үстерү буенча берничә мәртәбә лидер булды. Безнең “Алга” ел саен махсус икътисади зоналар рейтингында төрле номинацияләрдә җиңү яулый. Без – индустриаль һәм технопарклар саны буенча дүртенче урында. Быел төбәкләрнең кластер үсеше дәрәҗәсе буенча беренче рейтингны җитәкләдек.
Бу казанышлар - хөрмәтле дуслар, сезнең һәрберегезнең, хезмәттәшләрегезнең һәм предприятиеләрнең казанышы. Бүген йөзләрчә мең тәҗрибәле профессионал сәнәгатьтә хезмәт сала һәм илнең технологик суверенитетын ныгыта.
Бигрәк тә сәнәгатьчеләребезгә дәүләт оборона заказын җаваплы үтәгәннәре, махсус хәрби операция зонасында безнең сугышчыларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Күп кенә хезмәтчәннәр бүген Ватаныбызны намус белән саклый. Без аларга тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен юллыйбыз. Һәм аларның өйләренә җиңү белән кайтуын көтәбез!
Шулай ук предприятиеләргә республикада спорт үсешенә актив ярдәм иткәне, шәһәрләребезне һәм авылларыбызны төзекләндергәне, гомумдәүләт проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашканы өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Республика Башлыгы сүзләренччә, «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында алдынгы предприятиеләр өчен квалификацияле эшче кадрлар әзерләү 19 мәгариф-җитештерү кластерында алып барыла. Без - бу күрсәткеч буенча илдә иң яхшылар. Предприятиеләр соравы буенча колледжларда белем бирү программалары үзгәртелде. Максатлы укыту практикасы үсә. Эшче һөнәр алырга теләүчеләр саны арта. Чыгарылыш укучыларын алга таба эшкә урнаштыру тәэмин ителә. «Профессионалитет» проектын гамәлгә ашыруда «ОДК-УМПО», «Станкостроение» берләшмәләре, Учалы тау баектыру комбинаты, «Башкортстан сода компаниясе», «Газпром нефтехим Салават» лидерлар булып тора.
– Безнең сәнәгатьтәге уңышларыбыз – Башкортстанның алга таба үсеше һәм чәчәк атуы өчен нигез. Бу - күп буын хезмәтчәннәренең казанышы. Бүген тармакның хөрмәтле ветераннарына һәм җитештерү алдынгыларына аерым рәхмәтемне белдерәсем килә, – диде Радий Хәбиров. - Алар арасында «Чимал компаниясе» җәмгыяте слесаре Александр Владимирович Ерушенков, «Уралтехнострой-Туймазыхиммаш» җәмгыяте токаре Миңнефәйрүзә Госман кызы Гафарова, энергетика ветераннары арасында Уфа ТЭЦ-3 биналарына һәм корылмаларына хезмәт күрсәтү участогы буяучысы Татьяна Васильевна Духлинцева һәм башкалар бар.
Фото: glavarb.ru