Башкортстан Хөкүмәте 2026 елга һәм 2027-28 елларга план чорына республика бюджеты проектын тәкъдим итте. Документ катлаулы икътисади шартларда да үсешне саклап калу, социаль йөкләмәләрне тулысынча үтәү һәм гомумдәүләт проектлары кысаларында стратегик максатларга ирешүгә юнәлтелгән. Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышында финанс министры вазыйфасын башкаручы Светлана Малинская бюджетның төп юнәлешләрен тәкъдим итте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә:
“Бюджет – коры саннар җыелмасы гына түгел. Ул – безнең кешеләргә карата булган җаваплылыгыбыз. Социаль йөкләмәләр – безнең изге бурыч. Бюджет акчасы кеше файдасына эшләргә тиеш”.
Төп өстенлекләр үзгәрешсез кала!
2026 елда республика керемнәре 314,1 миллиард сум күләмендә планлаштырылган, шул исәптән федераль ярдәм – 74,8 миллиард сум. Үзебезнең керемнәр 239,3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Төп салым чыганаклары – табышка һәм милеккә салым, НДФЛ һәм акцизлар.
Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру төп өстенлекле юнәлеш булып кала. Алар кысаларында шәһәр инфраструктурасын яңарту, социаль объектлар төзү, мәктәпләрне һәм медицина учреждениеләрен модернизацияләү дәвам итәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров моны аерым билгеләп үтә:
“Гомумдәүләт проектлары – төбәкләр үсешенең төп драйверы. Республика үз өстенә алган бурычларны тулы күләмдә үти, чөнки кешеләрнең яшәү сыйфаты – беренче урында”.
Макроикътисади күрсәткечләрдә динамика уңай: тулай төбәк продуктында, эш хакында, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә үсеш күзәтелә. Сәнәгать кластерлары саны буенча республика илдә лидерлар исәбендә. Индустриаль
парклар, технопарклар һәм үсеш зоналары – икътисадның төп үсеш нокталары.
Муниципалитетларга ярдәм
2026 ел бюджетында муниципалитетларны үстерүгә һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга зур игътибар бирелә. “Уңайлы шәһәр мохите” федераль программасы кысаларында парклар, мәйданнар, ял итү урыннары яңартылачак. Радий Хәбиров билгеләвенчә, безнең максат – республикадагы һәр шәһәр һәм авылның кешегә уңайлы булуын тәэмин итү. Яшәү урыны кешенең үсешенә хезмәт итәргә тиеш.
Муниципалитетларга финанс ярдәм күрсәтү, җәмәгать урыннарын яңарту һәм мәдәни-спорт чараларын уздыру өчен
тиешле акча каралган.
Хезмәт хакын күтәрү
2026 елда хезмәт хакларын арттыру төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Хезмәт хакы фондына зур чыгымнар салынуы моны дәлилли. Бюджет тармагында эшләүчеләр өчен МРОТның 20,7 процентка күтәрелүе дә исәпкә алына. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу уңайдан болай дип белдерде:
“Бюджет системасында хезмәт салучыларның эшен лаеклы бәяләргә тиешбез. Укытучылар, табиблар, социаль хезмәткәрләр – дәүләтнең таянычы. Аларның хезмәт хакы лаеклы булырга тиеш”.
Дефицит куркыныч түгел
2026 елда бюджет дефициты 6,7 процент күләмендә булачак. Республика аны аңлы рәвештә кабул итә: үсеш проектларын туктатмау максатында. Бу инфраструктура – мәктәпләр, балалар бакчалары, юлларны капиталь төзекләндерүне, ФАПлар, поликлиникалар төзүне дәвам итү мөмкинлеге бирә.
– Дефицит – ул кризис билгесе түгел. Иң мөһиме – акчаның нәрсәгә юнәлтелүе. Әгәр ул мәктәпләргә, юлларга, эш урыннарына, икътисадка, кешеләргә китсә – бу дөрес инвестиция, – диде Радий Хәбиров.
Русия төбәкләренең күбесе шулай ук инфраструктура үсеше өчен заем ресурсларын куллана, бу бүгенге бюджет сәясәтендә норма.
Үзәктә – кеше!
Республика бюджетының 86 проценттан артыгы социаль өлкәгә юнәлтелә. “Социаль сәясәт” бүлеге генә дә – 88,8 миллиард сум.
– Безнең өчен иң мөһиме – кеше. Бюджет документлары еш үзгәрә, икътисади шартлар алышына, ләкин бер нәрсә үзгәрешсез калачак: социаль йөкләмәләр – бу безнең кагылгысыз өстенлек, – диде Радий Хәбиров.
Икътисад фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең икътисад һәм идарә кафедрасы мөдире Земфира Сабирова сүзләренә караганда, республика бюджетына салынган дефицит кискен түгел. Барлык социаль йөкләмәләр дә хәвеф зонасыннан читтә тора.
– Башкортстан Республикасы бюджетының планлаштырылган чыгымнары 336,7 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш, шул ук вакытта иң зур бүлек — “Социаль сәясәт” — якынча 88,8 миллиард сум. Социаль өлкәгә басым икътисади билгесезлек шартларында тотрыклылыкны саклау һәм халык алдында социаль йөкләмәләрне үтәү зарурлыгына бәйле.
Шул ук вакытта икътисадның сәламәтлек саклау һәм мәгариф кебек социаль секторларын финанслауга чыгымнар аларның үсә барган ихтыяҗларын һәм стандартларын тәэмин итүне күздә тота.
Бюджет кытлыгы планлаштырылуга карамастан, социаль чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителүен аңлау мөһим. Салым һәм салым булмаган керемнәрнең зур өлешен, элеккечә үк, дүрт төп чыганак тәшкил итәчәк. Кызганычка каршы, халыкара санкцияләр, ОПЕК+ карарлары һәм гомум макроикътисади тотрыксызлык тәэсирендә нефть-газ секторында салым базасының кысылуына бәйле рәвештә оешмалар табышына салым керемнәренең кимүе көтелә. Шуның белән бергә НДФЛ, акцизлар һәм милек салымнары буенча планлаштырылган керемнәр салым һәм салым булмаган керемнәрнең артуын тәэмин итәчәк, бу гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне үтәргә һәм икътисадның өстенлекле тармакларына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Адымнар ышанычлы!
Башкортстанның 2026-28 елларга бюджеты — үсешкә этәрүче, социаль йөкләмәләрне тулысынча гарантияләүче, инфраструктураны киңәйтүгә юнәлтелгән стратегик документ. Республика катлаулы шартларда да кешеләр мәнфәгатьләрен беренче урынга куя һәм гомумдәүләт проектлары аша яшәү сыйфатын күтәрү юлыннан тайпылмый.
Ример НАСРЕТДИНОВ.