+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 декабрь 2025, 06:33

"Халыкара бизнес атналыгы" форумы старт алды

Бүген Уфада XVIII халыкара бизнес атналыгы эшли башлады.

"Халыкара бизнес атналыгы" форумы старт алды"Халыкара бизнес атналыгы" форумы старт алды
"Халыкара бизнес атналыгы" форумы старт алды

Глобаль чакырулар чорында хезмәттәшлек стратегияләренә багышланган масштаблы форум мәйданчыгына рәсми делегацияләр һәм халыкара бизнес-бергәлекләр вәкилләре килә. Быел чара аеруча киң географиягә ия булды: анда Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь, Төркия һәм Таҗикстан вәкилләре катнаша, бу форумның диалог һәм эшлекле партнерлык булдыру өчен әһәмиятен ассызыклый.

Традиция буенча катнашучыларны бай эшлекле программа көтә. Бүген игътибар үзәгендә нәтиҗәле идарә итү мәсьәләләре булачак: тематик дискуссияләр, секцияләр һәм осталык дәресләре узачак. Шулай ук бу көнне идарә карарлары хакатонына старт биреләчәк һәм «Ел эшкуары – 2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

- Халыкара бизнес атналыгы - Башкортстан өчен генә түгел, тулаем Русия өчен дә мөһим вакыйга. Бу уникаль мәйданчык, анда идеяләр туа, ышаныч күперләре һәм озак вакытлы партнерлыклар төзелә. Һәм бүген без ун дәүләт вәкилләрен кабул итәбез. Халыкара бизнес атналыгы нәтиҗәсендә күп кенә чит ил компанияләре беренче тапкыр Русия базарына керү мөмкинлеге алды, — дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас