+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 декабрь 2025, 07:55

Уфада Таҗикстан белән хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар

Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Уфада “Башкортстан һәм Таҗикстан хезмәттәшлеге перспективалары” сессиясе узачак. Яклар халыкара сәүдәне, сәнәгать кооперациясен үстерү, фәнни технологияләр эшләү, шулай ук ясалма интеллект кертү өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алышачак.

Уфада Таҗикстан белән хезмәттәшлек турында фикер алышачакларУфада Таҗикстан белән хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар
Уфада Таҗикстан белән хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар
Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Таҗикстан Башкортстан товар әйләнешендә 15нче урында тора. Экспорт структурасында минераль продуктлар (65,5), агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре (24,4), химия сәнәгате продукциясе һәм каучук (5,4) һәм азык-төлек товарлары һәм чимал (2,4 процент) өстенлек итә.

Башкортстан предприятиеләре Таҗикстан компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә, бигрәк тә химия продукциясе белән тәэмин итү һәм урман эшкәртү өлкәсендә. «Утрадизайн» һәм «Утраплай» компанияләре агач йомычкалы плитәләр экспортлый, ә “Башкортстан сода компаниясе” натрий бикарбонаты, кальцинирланган сода һәм кабельле пластикатлар белән тәэмин итә.

Шулай ук Башкортстан бүген Дүшәнбедә 9,3 гектар территориядә Русия-Таҗикстан индустриаль паркы төзү проектында катнаша. Башкортстан үсеш корпорациясе федераль бюджет хисабына паркның 23,5 мең кв. м мәйданлы җитештерү корпусларын ике этапта реконструкцияләргә һәм модернизацияләргә тиеш. Тагын бер бурыч – резидентлар җәлеп итү. Кайбер Башкортстан предприятиеләре проект белән кызыксынды инде. Парк эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре җиңел сәнәгать, станоклар төзү, медицина җиһазлары һәм металлургия булачак.

Паркта преференциаль режим урнаштыру планлаштырыла, ул җиргә, милеккә һәм табышка салымнарны ике тапкыр киметүне, НДС һәм таможня пошлиналарыннан азат итүне күздә тота.

Индустриаль парктан тыш, яклар башка юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекне карый. Мәсәлән, Уфада транспорт-логистика үзәге төзергә һәм анда Таҗикстаннан килгән товарларга сертификатлар бирүне оештырырга тәкъдим ителә. Сәүдә юллары киселешендә урнашкан Башкортстан мөһим логистик төенгә әверелергә мөмкин.

Ике республика да халыкара туризмны үстерү белән кызыксына, моның өчен югары потенциалга ия. Уфадан Дүшәнбегә даими авиаэлемтә җайга салынган инде. Башкортстан һәм Таҗикстан үзләренең истәлекле урыннары һәм табигый байлыклары белән туристларны җәлеп итә.

Фото: ibw-bashkortostan.com


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас