Башкортстанда җиденче тапкыр «Ел салым түләүчесе» конкурсы үткәрелә. Бәйге республиканың берләштерелгән бюджетына салымнарны һәм башка түләүләрне тулысынча һәм үз вакытында түләүне, шулай ук инвестиция климатын яхшыртуны һәм эшкуарлыкны үстерүне тәэмин итүче җаваплы салым түләүчеләрне бүләкләүгә юнәлтелгән.
Агымдагы елда «Ел салым түләүчесе» республика конкурсында төрле тармак вәкилләре җиңүче дип танылды. «Авыл һәм урман хуҗалыгы, аучылык, балыкчылык», «Файдалы казылмалар чыгару», «Эшкәртү производстволары», «Электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү», «Төзелеш», «Сәүдә», «Транспорт», «Һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек» һәм башка эшчәнлек төрләре номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
- Республика, ил икътисадын салымнан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Төбәкнең социаль-икътисади үсешенең динамикасы һәм сыйфаты салымнардан тора. Республикада салым түләүчеләр белән нәтиҗәле эш алып барыла. Без бер-беребезне ишетәбез, яхшы диалог бар, шуның буенча эшлибез дә.
Әлеге конкурсны 2019 елдан бирле үткәрәбез һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Мин сезнең барыгызга да җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә!
Шулай ук, форсаттан файдаланып, барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! - диде Премьер-министр.
Фото: Ример НАСРЕТДИНОВ.