+24 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
5 декабрь 2025, 09:10
"Ел эшкуары" конкурсында кем җиңде?
Уфада Халыкара бизнес атналыгы кысаларында егерменче «Ел эшкуары-2025» юбилей республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы булды.
"Ел эшкуары" конкурсында кем җиңде?
Конкурста барлыгы 18 номинация тәкъдим ителде, шул исәптән ике яңа номинация өстәлгән иде, алар - «Ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасында елның иң яхшы эшкуары» һәм «Креатив индустрияләр өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары».
«Ел эшкуары» конкурсы «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проектын һәм «Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төбәкнең Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылды.
- Быел без «Ел эшкуары» юбилей конкурсы уздырдык. Аның максаты - эшкуарлык өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне һәм казанышларны популярлаштыру, республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән кече һәм урта бизнесның иң уңышлы субъектларын ачыклау һәм бүләкләү. Конкурсның республика этабына 54 муниципалитеттан 142 гариза керде. Финалга 50дән артык катнашучы чыкты, - дип билгеләп үтте Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.
Бу хакта тулырак:
https://pravitelstvorb.ru/news/27962/
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"