+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 декабрь 2025, 04:26

Чиксезлеккә омтылучылар алга бара!

Раевканың күптән түгел генә ачылган “Элипсмол” җәмгыяте искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә

Чиксезлеккә омтылучылар алга бара!Чиксезлеккә омтылучылар алга бара!
Чиксезлеккә омтылучылар алга бара!


Безнең яңа тарихыбызда бизнес һәм эшкуарлыкны үстерү икътисади һәм социаль прогресс өчен төп фактор булып тора. Бу илнең теләсә кайсы төбәгенә кагыла. Әлшәй районында да ул шулай ук актуаль, чөнки эшкуарлар бүген, эш урыннары булдырып кына калмыйча, инвестиция климатын да формалаштыра, урындагы, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге бюджетларны да тулыландыра, шуның белән авылдашлары, якташлары алдында социаль йөкләмәләрне дә үти. Шулай итеп, районның икътисади үсеш темпларына, икътисад структурасына һәм халыкның мәшгульлегенә кече һәм урта бизнес турыдан-туры йогынты ясый.

Әлшәй районы агросәнәгатьчеләре, чимал сатудан туктап, күп төр продукцияне урында ук җитештерергә, аны базарга әзер, югары зәвык белән төрелгән һәм сыйфатлы товар итеп чыгарырга омтыла. Шул ук вакытта алар район һәм республика белән генә чикләнми, товарларын бөтен илгә һәм хәтта БДБ дәүләтләренә дә озата. Һәм Раевкада 2022 елда гына төзелгән “Элипсмол” предприятиесе моңа үрнәк булып тора.

2023 ел башыннан үткән елның маена кадәр Әлшәй районы территориясендә “Элипсмол” компаниясе проект куәте тәүлегенә 160 тонна сөт эшкәртүгә исәпләнгән, “Кальята” ярымфабрикаты, сыр һәм акмай җитештерүче предприятие төзеде һәм файдалануга тапшырды, бүген аның эшкәртү күләме тәүлеккә 125 тонна тәшкил итә. Бер ел элек тәүлегенә 5,5 тонна моцарелла сыры җитештерү цехы төзелеше тәмамланды һәм эшләтеп җибәрелде.
Компания җитәкчелеге фирма символы итеп юкка гына элипсны – чиксезлек билгесен алмаган, моны ул үзенең эшчәнлегендәге мөмкинлекләрне арытаба арттыру һәм киңәйтү максатлары белән дә раслый. Шушы көннәрдә анда сыворотка эшкәртү цехы да файдалануга тапшырылачак, аның куәте тәүлеккә 120 тонна тәшкил итәчәк. Бу исә предприятиегә җитештерүне тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

“Элипсмол”ның генеральный директоры урынбасары Айнур Әхмәдиев әйтүенчә, агымдагы елның 1 ноябренә предприятие барлыгы 329,6 тонна моцарелла сыры, майлылыгы 72,5 процент тәшкил итүче 1703,8 тонна “Крестьянское” мае һәм “Кальята” дип аталучы 2390,3 тонна сыр чималы җитештергән. Әлеге чимал арытаба спредларга кушуда, туңдырма һәм төрле кондитер изделиеләре җитештерүдә файдаланыла.

Әгәр сез, сырлар дөньясында барысы да билгеле бит инде, пармезан – паста өчен, моцарелла – пицца, чеддер бургерлар өчен, дип уйлыйсыз икән, димәк, сезнең әлегә кадәр кальята белән очрашканыгыз юк. “Кальята”ны майсызландырылган сыр дип әйтсәк тә була, ул кибет киштәләрендә шул килеш бик-бик сирәк очрый, ләкин аеруча популяр азык-төлекләрнең шактыен җитештерүдә иң төп рольләрнең берсен уйный. Эретү өчен тәгаенләнгән “Кальята” сыры майсызландырылган сыер сөтеннән ясала, йомшак, әчкелтем тәмгә һәм бик яхшы эрү үзенчәлегенә ия. Ул (“Кальджиата”, “Каглиата” дип тә йөртелә) – итальян сәнәгать сыры, бу чимал башка төр продукция, мәсәлән, моцарелла, сулугуни һәм эретелгән сырлар, кайбер ашамлыкларга эчлек, пицца һәм сэндвичлар өслеге ясауда кулланыла.

– Без бервакытта да күләм артыннан кумыйбыз, безнең өчен иң мөһиме – сыйфат, аның югары стандартлары, – ди Айнур Тәлгать улы. – Технологик процессның барлык этапларында продукцияне сыйфат һәм хәвефсезлек контроле астында җитештерәбез. Предприятие базасында үзебезнең лаборатория эшли, аның белгечләре кабул ителүче чималны ныклы контрольдә тота, сыйфат үзенчәлекләрен ачыклый, билгели, ә продукция үзебезнең илдә эшләнгән иң яхшы, иң заманча җиһазларда җитештерелә.

Генеральный директор урынбасары сөйләвенчә, чималга таләпләр бик җитди икән, чөнки предприятиегә сөтне майлылыгына түгел, ә сыр ясар өчен яраклы аксым дәрәҗәсенә карап кабул итәләр. Ә андый чимал безнең республикада күп түгел, Стәрлетамак һәм Бөре районнарында гына, шулай ук Татарстаннан һәм Ырынбур өлкәсеннән китерәләр.

Һәр предприятиедә югары әзерлекле белгечләр җитештерелүче продукциянең сыйфатын билгели, бу өлкәдә төп рольләрнең берсен уйный. Шуңа күрә дә, аеруча яңа гына аякка басып килүче оешмаларда, аларга баштагы мәлләрдә кытлык сизелүе табигый. “Элипсмол”да моны яхшы аңлыйлар, әлеге мәсьәләне күз уңында тотып, персоналны укытуга, квалификацияләрен үзгәртүгә һәм күтәрүгә зур игътибар бирәләр. Айнур Тәлгать улы әйтүенчә, кадрлар өчен трансфер ягыннан логистика уйланылган, Чехово – Раевка маршруты буенча эшчеләрне йөртү җайга салынган.

“Элипсмол” үз продукциясен, нигездә, күмәртәләп, зур партияләр белән сата, партнерларына озата. Аларны сату географиясе дә шактый киң: Барнаулдан Балтыйк диңгезенә кадәр дип әйтергә мөмкин. Ләкин җитәкчелек, урындагы кулланучыларның ихтыяҗын да исәпкә алып, предприятиенең үзендә үк фирма кибете дә ачарга карар иткән һәм моның белән откан дип әйтергә кирәк. Эш сәфәре белән
булганда анда без дә кереп чыктык һәм барлык дип әйтерлек продукция төрләрен татып карадык. Сыр рулетларының гына да ничәмә төре тәкъдим ителгән, сатып алучылар өчен хәтта бушлай дегустация өстәле дә шунда ук. Сатучы Наилә Булеменко халыкның шул рулетларны һәм акмайны аеруча яратып алуын билгеләде. Без, әлбәттә, гаиләләребез өчен төрле күчтәнәчләр дә алырга онытмадык һәм, өйләребезгә кайткач ачыкланганча, һич кенә дә ялгышмаганбыз.

Фәнис ГӘРӘЕВ.
Әлшәй районы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас