Хәзер вакытында түләнмәгән теләсә нинди салым суммасы бурыч барлыкка китерә, ул 2 декабрьдән көн саен пенялар хисабына арта. Пеня күләме Русия Федерациясе Үзәк банкының төп ставкасының 1/300 өлешен тәшкил итә. Димәк, нәтиҗәдә бурычның төп суммасын гына түгел, җыелган пеняларны да түләргә туры киләчәк.
Салым бурычының булу-булмавын Русия Федераль салым хезмәте сайтында яки «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасында салым түләүченең шәхси кабинеты аша, шулай ук салым инспекцияләрендә тикшерергә мөмкин.
Салым бурычын салым түләүченең шәхси кабинеты, «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасы ярдәмендә каплау җиңелрәк. Шулай ук банк кушымталарыннан, түләү терминалларыннан файдаланырга яки банк бүлегенә шәхсән килергә мөмкин.
Өстәмә мәгълүматны Башкортстан буенча Русия Федераль салым хезмәте идарәсенең кайнар линия телефоны буенча алырга була: +7 (347) 215-10-70, өстәмә 55-55.
Яңа елны салым буенча бурычсыз каршы алу - яхшы билге!
Фото: Башинформ