-8 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 декабрь 2025, 11:21
Финанс грамоталыгы буенча чараларда катнашыгыз!
19 ноябрьдән Русия Федерациясе территориясендә Финанс министрлыгының «Минем финансларым» агарту акциясенең «рациональ куллану» темасына җиденче этабы уза. Ул 2026 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Финанс грамоталыгы буенча чараларда катнашыгыз!
Максатчан аудитория - мәктәп укучылары, студентлар, икътисади яктан актив өлкәннәр һәм пенсионерлар. Эстафетаның агарту чаралары катнашучыларга рациональ куллануның экологик һәм социаль җаваплылыгы, кирәкмәгән сатып алуларны киметү, бер тапкыр кулланыла торган әйберләрдән баш тарту, киемнәрне секонд-хендка тапшыру һәм чүп-чарны сортларга аеру аша турыдан-туры финанс файда һәм дөнья ресурсларын саклауга керткән өлешләре турында мәгълүмат бирүне максат итеп куя.
Эстафетаны оештыручы - Русия Финанс министрлыгы, оператор – Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү институты. Башкортстанда оештыручы һәм башкаручы булып төбәк финанс грамоталылыгы үзәге тора.
Бу хакта тулырак:
https://mgazeta.com/news/novosti/2025-12-11/v-bashkortostane-startoval-vii-etap-vserossiyskoy-estafety-moi-finansy-4502834
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"