-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 декабрь 2025, 14:39

Инвестицияләр күләме арта

Республика Хөкүмәтендә Башкортстан районнары һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары белән атналык киңәшмәдә муниципалитетларда инвестицион эшчәнлек нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Инвестицияләр күләме арта
Инвестицияләр күләме арта
Премьер-министр Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, инвестицияләр күләмен арттыруны тәэмин итү һәм максатлы күрсәткечләргә ирешү өчен муниципаль берәмлек хакимиятләренең компанияләр һәм эшкуарлар белән инвестиция кертемнәрен тулысынча исәпкә алу эшенә мөһим роль бирелә.

Муниципалитет хакимиятләренең инвестицияләр күләмен арттыруны тәэмин итү буенча эше турында икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов җентекләп сөйләде.

- Агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 444,8 миллиард сум тәшкил итте. Тугыз ай нәтиҗәләре буенча шәхси инвестицияләр күләме 1,6 процентка арткан һәм 398,3 миллиард сум тәшкил иткән. Эре һәм урта предприятиеләрнең шәхси инвестицияләре үсеше 13,3 процентка арткан, - диде Рөстәм Моратов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас