-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 декабрь 2025, 14:25

Бюджет кабул ителде

Дәүләт җыелышы-Корылтайда парламентның 28нче утырышы узды. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты һәм депутатларга конструктив һәм көйле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Бюджет кабул ителде
Бюджет кабул ителде
─ Бүген сез төзегән законнар базасы республиканың барлык юнәлешләр буенча алга баруын ышанычлы тәэмин итә. Башкортстанның депутатлар корпусы төбәк закон чыгаручы буларак кына түгел, ә федераль хокукый көн тәртибен формалаштыруда абруйлы катнашучы буларак та статусын ныгыта. Быел безнең 17 закон чыгару башлангычы ─– Закон чыгаручылар советына, 15 проект Дәүләт думасына җибәрелде. Елның ике сессиясендә Дәүләт җыелышы-Корылтай 222 закон проектын карады, шуларның 151е закон статусын алды, ─– дип билгеләде Радий Хәбиров.
 
Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, бүген төп өстенлек – махсус хәрби операция бурычларын хәл итү. Бу закон чыгару һәм башкарма властьларның, урындагы үзидарә органнарының һәм гражданнар җәмгыяте институтларының килешеп эшләве өчен тиешле норматив база, хокукый нигез булдыруны һәм даими төзәтүне таләп итә.
 
─СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 54 чарасын гамәлгә ашыруга узган елда республика бюджетыннан 13,4 миллиард сум юнәлтелде. Быел без максатлы акчалар күләмен икеләтә –─ 25,5 миллиард сумга кадәр арттырдык. Агымдагы елда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән 4 закон кабул ителде. Өч закон чыгару башлангычы федераль үзәккә җибәрелде, тагын 4 проект эшләнү стадиясендә, –─ дип билгеләде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе искәртүенчә, быел парламент 30 еллыгын билгеләп үтте. Бу юбилей ─– республика тарихында мөһим вакыйга, Башкортстанның төп закон чыгару органы эшенең югары абруен һәм сыйфатын раслау.
 
Утырышның көн тәртибенә 50 мәсьәлә кертелгән иде, аларның күбесе закон проектларын карау белән бәйле.
 
Депутатлар киләсе өч елга Башкортстан бюджетын икенче һәм өченче укуда кабул итте. Финанс министры вазыйфасын башкаручы Светлана Малинская белдерүенчә, беренче укудагы белән чагыштырганда, 2026 елга республика бюджетының керем һәм чыгым өлешләре 2,1 миллиард сумга арткан. Бу федераль бюджеттан күчерүләрнең артуы (кире кайтарылмый торган кертемнәр) һәм нефть продуктларына акцизлар буенча югарырак фаразлар исәбенә мөмкин булган.
 
Башкортстан бюджеты керемнәре – 316,2, чыгымнары – 338,7, дефициты ─– 22,5 миллиард сум тәшкил итә. Светлана Малинская билгеләвенчә, икътисадка, торак-коммуналь хуҗалыкка, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга һәм социаль өлкәгә чыгымнар арта. Дефицитсыз дәрәҗәгә чыгу 2028 елда билгеләнгән. 2027 елда керемнәр – 334,7, чыгымнар – 343,7, дефицит 9 миллиард сум дәрәҗәсендә планлаштырыла.
 
Утырышта аерым суд участокларына мировой судьялар вазыйфаларына сайлау өчен кандидатуралар каралды. Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының 2023-25 еллар чорындагы эше турында отчеты тәкъдим ителде һәм “Башкортстан Республикасында балалар хәвефсезлеген тәэмин итү: хокукый көйләүнең торышы һәм проблемалары” темасына парламент тыңлаулары уздыру турында карар кабул ителде.
 
Депутатлар парламентның киләсе елның язгы сессиясенә закон проектлары буенча эшчәнлекнең якынча программасын раслады.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас