- Соңгы өч елда Русиядә эчке тулай продуктның гомум үсеше - 9,7 процент, ә еврозонада — 3,2 процент, дип ассызыклады Путин. - Тулаем алганда, инфляцияне киметү һәм башка макроикътисади мәсьәләләрне хәл итү бурычын җаваплы структуралар үти. Ел ахырында инфляция 7 проценттан да кимрәк булачак.
Владимир Путин билгеләвенчә, Русиядә реаль хезмәт хакы арту тенденцияләрен саклап кала алалар, инфляцияне исәпкә алмаганда, ул быел 4,5 процент тәшкил итәчәк. Узган ел эшсезлек дәрәҗәсе минималь - 2,5 процент иде. Быел ул тагын да түбәнрәк — 2,2 процент. Үзәк банкның халыкара резервлары да үсә. Хәзер алар 741,5 миллиард доллар тәшкил итә.
- Иң мөһиме - Русия бюджетны баланслый алды, баланслау сыйфаты 2021 ел дәрәҗәсендә. Бу - ил икътисады һәм финанс системасының тотрыклылыгы өчен мөһим күрсәткеч. Бу гомумдәүләт проектлары кысаларында төрле максатларга ирешергә, хәрби өлкә ихтыяҗларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Болар барысы бергә икътисадның тотрыклылыгы турында сөйләргә нигез бирә, - диде Владимир Путин.