-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 декабрь 2025, 16:26

Салымнар вакытлыча арттырылды

Русиядә салымнарны арттыру вакытлыча, салым йөге киләчәктә кимергә тиеш, дип белдерде "Туры эфирда" дәүләт башлыгы Владимир Путин.

Салымнар вакытлыча арттырылды
Салымнар вакытлыча арттырылды
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, финанс өлкәсендә торган бурычларны хәл итүнең иң дөрес, гадел һәм үтәкүренмәле ысулы — НДСны арттыру, сүз шул хакта бара.

"Максат гади - бюджетның баланслылыгына ирешү, һәм, тулаем алганда, бу килеп чыкты", - дип ассызыклады ул.

Шул ук вакытта Хөкүмәт игътибар итәргә тиешле мәсьәләләр дә бар.

"Салым йөге артканда, шунда ук бу салымны түләүдән котылу вәсвәсәсе барлыкка килә", - дип өстәде Русия Президенты.

Мондый проблема элек тә булган, әмма хәзер ул тагын да актуальрәк. Аның фикеренчә, "күләгәдәге икътисадтан", ягъни салым түләүдән "күләгәгә" китүдән котылырга кирәк.

"Бу - җитди бурыч. Салымны арттыру кәгазьдә түгел, ә бюджетның реаль керемнәрендә чагылырга тиеш. Ахыргы максат - киләчәктә салым йөкләмәсен киметү. Мин моңа бик өметләнәм", - дип нәтиҗә ясады Владимир Путин, журналистның бу хактагы соравына җавап биреп.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас