-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 декабрь , 20:27

Хезмәттәшлек офыклары киңәя

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русиянең чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре каршындагы төбәк вәкилләре белән киңәшмә барышында аларның агымдагы елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Мондый беренче вәкиллек 2020 елда Төркиядә ачылды һәм бүген Башкортстан БДБның 3 илендә – Беларусь, Үзбәкстан һәм Казахстанда, шулай ук ерак чит илләрнең 3 илендә – КХР, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тәкъдим ителде.

Хезмәттәшлек офыклары киңәя
Хезмәттәшлек офыклары киңәя

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, вәкиллекләр катнашында Башкортстанның чит ил партнерлары белән икътисади һәм гуманитар элемтәләрен ныгыту буенча чаралар оештырылган. Формалашкан мөнәсәбәтләр катлаулы халыкара вәзгыять шартларында хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.

– Узган ел гына да рәсми һәм эшлекле делегацияләрнең үзара 80нән артык визиты оештырылды. Республика экспортына ярдәм итү, уртак проектларны озату буенча актив эш алып барыла. Инвестицияләр җәлеп итүгә, технологияләр трансферына һәм фән һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелә, – диде Андрей Назаров.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, Кытай Халык Республикасы, Төркия һәм Казахстан Башкортостанның партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырылган топ-3 контрагент иленә керә.

2026 елда чит ил партнерлары белән уртак проектлар буенча эш дәвам итәчәк. Алар арасында уртак технопарклар: Русия-Беларусь инвестиция кластеры, «Бекабад» башкорт-үзбәк технопаркы, шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендә уртак эштән алып республиканың туристлык потенциалын ныгытуга кадәр күптөрле профильле проектлар бар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас