Киңәшмәне ачып, Башкортстан Башлыгы оешмалар хезмәткәрләренә, волонтерларга, җәмәгать эшлеклеләренә һәм Белорет районында яшәүчеләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, катлаулы шартларга да карамастан, республика тормышының барлык өлкәләрен тотрыклы үстерү мөмкин булды. Башкортстан – сәнәгать, фәнни-технологик һәм инвестицион потенциал буенча федераль рейтингларда лидерлар рәтендә. Инвестицияләр үсешенә «Белорет» алгарышлы үсеш территориясе резидентларының 3 млрд сумнан артык проектлары да үз өлешен кертә.
Республика Башлыгы муниципалитетның торак-коммуналь хуҗалыгының торышына аерым игътибар бирде.
- Белоретта яшәүчеләр өчен иң мөһиме – искергән коммуналь инфраструктура мәсьәләсе. Дистә еллар бу мәсьәләне хәл итүгә тиешле энергия бирелмәде. Һәм хәзер вәзгыять шактый киеренке. Декабрь башында Белоретта авария булганын сез барыгыз да яхшы беләсез. Магистраль торбаүткәргечнең зарарлануы аркасында 20 меңгә якын кеше яшәгән 74 күпфатирлы йорт һәм 14 социаль объект җылысыз һәм кайнар сусыз калды. Эш оператив рәвештә оештырылган һәм җылылык белән тәэмин итү тергезелгән өчен рәхмәт. Әмма һәрвакыт торбаларны ямау – карар түгел, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә федераль программалар кысаларында, шул исәптән терәк торак пунктларны үстерү буенча да, эшне көчәйтергә кирәк.
Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, Белорет һәм Инҗәр үсеше программасына инфраструктураны үстерү буенча 36 чара кертелгән, шуларның 15е – торак-коммуналь хуҗалык линиясе буенча. Программа кысаларында киләсе ике елда республика бюджетыннан җылылык челтәрләрен ремонтлауга 170 млн сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
Белоретлыларны борчыган тагын бер мәсьәлә – юл хуҗалыгы. 2025 елда районда 18 километрдан артык юл, шул исәптән Олы Елга-Ишле мөһим участогы норматив хәлгә китерелде. Юллар программасы буенча Ломовка авылына подъездны ремонтлау төгәлләнде. Шушпа авылына күпер сала башлыйлар.
– Күп еллар дәвамында Азнагол авылы янындагы Агыйдел аша күпер район өчен проблемалы нокта булып кала, аны финанслау мәсьәләсен карыйбыз, – диде Радий Хәбиров. – Уфа–Инҗәр–Белорет юлы аерым контрольдә. Бу катлаулы трассада еш кына авыр юл-транспорт һәлакәтләре була. Декабрь башында күпбалалы гаилә катнашлыгында фаҗигале авария була. Әмма бу - иң популяр трассаларның берсе, һәм без аңа аерым игътибар бирәчәкбез. Үзенә күрә «дублер» – Стәрлетамак–Белорет–Магнитогорск юлларын төзүне дә дәвам итәбез.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Белорет районын үстерү буенча актуальләштерелгән юл картасы 15,7 млрд сумлык 102 чараны үз эченә ала. Һәм аны гамәлгә ашыру планлы рәвештә дәвам итәчәк.
Радий Хәбиров шулай ук хәбәр иткәнчә, Уфа һәм Ишембайдан соң, Белоретка халыкның Бөек Җиңүгә керткән өлешен билгеләп үтү өчен “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен бирү мәсьәләсе карала.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар Белорет районының социаль-икътисади үсеш перспективалары турында җентекләп фикер алышты. Алар билгеләп үткәнчә, район икътисадында сәнәгать өлеше 66 процент тәшкил итә, тагын 30 процентын хезмәт күрсәтү өлкәсе алып тора. Моннан тыш, туризмның яхшы потенциалы бар.
Республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов предприятиеләргә федераль һәм республика ярдәменең гамәлдәге чараларыннан, шул исәптән яңа инвестпроектларны озатып бару кысаларында да, активрак файдаланырга киңәш итте. 2018 елдан республика “Инвестиция сәгате”ндә Белорет районының 13,5 млрд сумлык 18 проекты каралган һәм 1 меңнән артык эш урыны булдырылган.
2019 елда Белорет алгарышлы үсеш территориясе статусын алды, аның гамәлдәге 19 резиденты өчен кайбер ташламалар каралган. Моннан тыш, 2022 елда муниципалитет Урал аръягының социаль-икътисади үсеш стратегиясенә кертелде, аның кысаларында 70 млн сумга якын ярдәм күрсәтелгән.
Вице-премьер ассызыклаганча, үсешнең төп факторларының берсе-кирәкле инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын булдыру. Соңгы сигез елда Республика адреслы инвестиция программасы кысаларында Белорет районын үстерүгә 3 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде, шул исәптән 1,7 млрд сум тирәсе – коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов билгеләп үткәнчә, 2023-25 елларда Белоретның коммуналь инфраструктурасын яхшыртуга барлыгы 2,3 млрд сум юнәлтелгән. Бу, аерым алганда, яңа чистарту корылмаларын файдалануга тапшырырга, котельныйлар һәм насос станцияләрен төзергә һәм модернизацияләргә, җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең авария хәлендәге участокларын ремонтларга мөмкинлек биргән.
Шул ук вакытта инфраструктураның нык тузуын исәпкә алып, аны алга таба модернизацияләү эшен дәвам итәргә планлаштыралар. Әйтик, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Белоретны җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүне республика адреслы инвестицион программасына кертү өчен документлар пакеты җибәргән. Якындагы планнар исәбендә 2026 елда шәһәр территориясендә декабрь башында авария булган җылылык үткәргеч участогын алыштырырга ниятлиләр.
Белорет районы хакимияте башлыгы Азат Хәкимов республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, 2021 елдан башлап котельныйларны төзүгә һәм модернизацияләүгә муниципалитет 410 млн сум җәлеп иткән. Шулай ук төбәк бюджеты һәм тармак компанияләре хисабына 17 км дан артык җылылык белән тәэмин итү челтәрен тәртипкә китерделәр. Өч яңа котельныйны сафка бастыру белән бергә бу аварияләр санын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде. 2026 елда беренче чиратта 14,5 км чамасы торба үткәргечләрне ремонтларга кирәк. Муниципалитет тиешле гаризаларны әзерләгән инде.
Киңәшмәдә шулай ук юл челтәрен модернизацияләү, торак пунктларны газлаштыру, электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү, шулай ук социаль объектларны файдалануга тапшыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Эш нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә Белорет районы хакимияте белән берлектә муниципалитет өчен аеруча мөһим булган инфраструктура проектларын финанслау мәсьәләләрен эшләргә кушты.
– Коммуналь инфраструктураның торышы – шәһәр һәм район халкын борчыган төп темаларның берсе. Бу җәһәттән без аның эшенең тотрыклылыгын тәэмин итәрлек карарлар кабул итәчәкбез, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru