-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 гыйнвар , 11:25

«УРАЛСТРОЙИНДУСТРИЯ» форумында кемнәр катнаша?

Уфада вузара кампус 25-27 февральдә «УФА ЭКСПО» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узачак "УРАЛСТРОЙИНДУСТРИЯ " халыкара күргәзмә-форумында катнашачак.

«УРАЛСТРОЙИНДУСТРИЯ» форумында кемнәр катнаша?
«УРАЛСТРОЙИНДУСТРИЯ» форумында кемнәр катнаша?
Уфадагы вузара кампус Русия Төзелеш, Мәгариф министрлыклары һәм Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты ярдәмендә 26 февральдә «Русиянең заманча инновацион белем бирү киңлекләрен (кампусларын) төзү: бүген һәм киләчәк» форумын оештыра.

Фикер алышу үзәгендә кампуслар булдыру стратегиясе һәм максатлары, аларны шәһәр мохитенә интеграцияләү, архитектура һәм инфраструктура карарлары, идарә һәм эксплуатация мәсьәләләре, финанс-икътисади модельләр, мәгариф һәм фәнни функцияләр, социаль-мәдәни мохит, төбәк кейслары һәм тәҗрибә уртаклашу, шулай ук хокукый һәм регулятор аспектлар һәм үсеш перспективалары булачак.

Форум югары уку йортлары җитәкчелегенә, проектлаучыларга, девелоперларга, хакимият органнары вәкилләренә, инвесторларга һәм заманча мәгариф киңлекләрен булдыруда һәм үстерүдә катнашучыларга исәпләнгән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас