Спикер белдерүенчә, Башкортстанда бу өлкәдә 9 меңнән артык субъект эшли. Шул ук вакытта узган елда креатив индустрияләрдә эшкуарлар саны 30 процентка арткан. Реклама һәм PR, программа белән тәэмин итү, гастрономия, арт-индустрия һәм дизайн аеруча актив үсә.
Узган ел йомгаклары буенча Башкортстан Русиянең креатив төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә керде.
- Муниципалитет җитәкчеләренең креатив индустрияләрне үстерү идеясе белән җитди шөгыльләнүе мөһим. Күп илләрдә аларның икътисадка керткән өлеше 50 проценттан артып китә, - диде Радий Хәбиров. - Безнең өчен ориентир - 6-10 процент. Иң мөһиме - Башкортстанда талантлы кешеләр бик күп. Безнең бурыч - алар үзләрен туган республикаларында тормышка ашыра алсын өчен шартлар булдыру.
Фото: башинформ.рф