-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 гыйнвар , 16:55

Төзелештә хәлләр ничек?

Уфада парламент Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышы үтте. Аның эшендә республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Төзелештә хәлләр ничек?
Төзелештә хәлләр ничек?
Утырыш “Башкортстан Республикасы төзелеш комплексының торышы һәм үсеш перспективалары турында” дигән темага Хөкүмәт сәгатеннән башланды. Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов билгеләп үтүенчә, узган ел “Тормыш өчен инфраструктура” яңа гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның беренче елы булды. Проектның төзелеш тармагындагы төп юнәлешләрен тасвирлаучы 6 күрсәткечнең бишесе үтәлгән. Республика гражданнарының торак белән тәэмин ителеше бер кешегә уртача 31,1 квадрат метрга кадәр арткан. Терәк торак пунктларда яшәү өчен мохит сыйфатын яхшырту буенча пландагы күрсәткеч 16,5 процентка арттырып үтәлгән.

Былтыр гомумдәүләт проектларының беренче алты еллык циклы тәмамланды, “Торак һәм шәһәр мохите” юнәлеше буенча республикада рекордлы күрсәткечләргә ирешелде. Алты ел эчендә 17,5 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

Башкортстанның 11 шәһәрендә һәм районында территорияләрне үзләштерү Территорияләрне комплекслы үстерү (“КРТ”) механизмын кулланып гамәлгә ашырыла. Мең гектардан артык җир әйләнешкә кертелгән, территорияләрнең шәһәр төзелеше потенциалы 4 миллион квадрат метрдан артык тәшкил итә. “КРТ” турында 39 килешү төзелгән дә инде. Бу күрсәткеч буенча безнең республика Русия төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас