Резидент универсаль инвестиция проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Проект 23 000 квадрат метр мәйданлы участокта гамәлгә ашырылачак, анда катнашазык цехы, автодромның административ бинасы, автодром, чимал һәм әзер продукция саклау складлары, шулай ук гараж комплексы төзеләчәк.
«ЭРА» проектны 2026-30 еллар дәвамында гамәлгә ашырырга һәм 21 эш урыны булдырырга планлаштыра. Предприятие тулы проект куәтенә 2027 елда ук чыгарга ниятли. Барлык хезмәтләрне гамәлгә ашырудан гомум чыгым 55 миллион сумнан артык.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: pravitelstvorb.ru