-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 гыйнвар , 20:47

"СТЕКЛОНиТ" бик нәтиҗәле эшли"

Күчмә «Сәнәгать сәгате»ндә композит материаллар җитештерүне киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар.

"СТЕКЛОНиТ" бик нәтиҗәле эшли"
"СТЕКЛОНиТ" бик нәтиҗәле эшли"

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күчмә «Сәнәгать сәгате»н үткәрде. Киңәшмә быел үзенең 65 еллыгын билгеләп үтүче «СТЕКЛОНиТ» компаниясе мәйданчыгында узды (предприятие «Росатом» дәүләт корпорациясенең композит дивизионы составына керә).

Киңәшмә алдыннан төбәк җитәкчесе «СТЕКЛОНиТ»ның җитештерү куәтләре һәм чыгарыла торган продукция ассортименты белән танышты. Аңа бөтен ил буенча инфраструктура һәм сәнәгать объектларын төзегәндә кулланылучыа арматуралау материаллары, композит эшләнмәләр һәм геосинтетиклар керә.

Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы «СТЕКЛОНиТ» үсешенең яхшы динамикасын билгеләп үтте.

- Бу - илебезнең иң технологик корпорацияләренең берсе. Без республикага шундый инвестор килүенә бик шат һәм тагын да киңрәк хезмәттәшлек итү яклы, - диде Радий Хәбиров. - "СТЕКЛОНиТ" бүген бик нәтиҗәле эшли. Без инвестицияләрнең даими кертелүен, хезмәт хакының үсүен күрәбез. «Сәнәгать сәгате» кысаларында без хәл итә торган бурычларның берсе – безнең производстволарга ярдәм итү. Сүз тармак субсидияләре, Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы заемнары бирү, шулай ук инвестпроектларны озата бару һәм предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү турында бара.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, республикада төзелеш һәм юл тармакларында масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, аларда композит продукцияне куллану максатка ярашлы. Шуңа бәйле рәвештә подрядчыларга урындагы производстволарның мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү мөһим.

«Росатом» композит дивизионы генеральный директоры Александр Дмитриков Башкортстан җитәкчелегенә икътисадның индустриаль секторына конструктив ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ә «СТЕКЛОНиТ»ның генеральный директоры Армен Айрапетов предприятиенең продуктлар линейкасы һәм композит материаллар куллану мөмкинлекләре турында җентекләбрәк сөйләде.

 

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас