Бүген проектта 887 җитештерүче катнаша, шуларның 711е - азык-төлек, ә 176сы - азык-төлек булмаган товарлар җитештерүчеләр.
- "Башкортстан продукты" билгесе белән 35 меңнән артык төр продукция тамгалана. Былтыр 104 җитештерүче проект дипломанты булды һәм 4,5 меңнән артык товар төргәгенә "Башкортстан продукты" тамгасын кую хокукын алды, - диде Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Азат Әскаров.
Башкортстан продукциясен сатуны киңәйтү өчен Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләренә бизнес-миссияләр уздырылган. Вәкилләр төп җитештерүчеләр һәм ритейл белән, шул исәптән Магнитогорсктагы «Ситно» компаниясе һәм Ырынбурдагы «Меновой двор» күргәзмәсендә катнашучылар белән, бу төбәкләрнең сәүдә челтәрләренә товар җибәрүне арттыру турында сөйләшүләр уздырган.
Шулай ук төбәк җитештерүчеләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Төркия, Үзбәкстан, Беларусь, Казахстан республикаларында һәм Нигериядә Русия Федерациясенең сәүдә вәкиллекләре каршында Башкортстан Республикасы вәкилләре белән уздырылган «Вәкил белән сәгать» эшлекле видеоконференцияләр сериясендә катнашты.
Фото: pravitelstvorb.ru