-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 гыйнвар , 22:28

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды ?

Бүген Республика йортында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Инвестиция сәгате" форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Анда медицина һәм туризмны үстерүгә юнәлтелгән яңа проектлар тәкъдим ителде.

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды   ?
"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды ?

Инвестицион комитет тарафыннан каралган беренче башлангыч - республиканың Чишмә районында «Гармония» медицина үзәген төзү проекты. Тәкъдир итү барышында «Гармония» җитәкчесе Альбина Лихман сөйләгәнчә, проектка инвестицияләр күләме 44,3 миллион сум тәшкил итәчәк, шуның 28,7 миллион сумы – үз акчалары. Медицина үзәген 2031 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла, биредә 13 эш урыны булдырылачак.

Инвестиция комитеты каравына тәкъдим ителгән чираттагы ниятләр - республиканың Архангель районы территориясендә туристлык объекты төзү проекты. Тәкъдир итү барышында башлангыч авторы, «Авинаут» директоры Наил Байбурин билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру 160 кеше сыйдырышлы туристлык базасын булдырачак. Шәхси акчалардан инвестицияләр күләме 120 миллион сум тәшкил итәчәк. Объектны,10 яңа эш урыны булдырып, 2031 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Әлеге проектны карау нәтиҗәләре буенча, Инвестиция комитеты башлангычларны хупларга һәм аны өстенлекле проектларның төбәк исемлегенә кертергә карар кабул итте.

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас