-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 гыйнвар , 22:30

Уфа сыра заводы елына 4 миллион гектолитр эчемлек җитештерә

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең иң эре сыра кайнату компаниясе филиалында - «Напитки Вместе» («АБ ИнБев Эфес») мәйданчыгында булды.

Уфа сыра заводы елына 4 миллион гектолитр эчемлек җитештерә
Уфа сыра заводы елына 4 миллион гектолитр эчемлек җитештерә

Төбәк җитәкчесе җитештерүне үстерү перспективалары турында компаниянең генеральный директоры Николай Тюрников белән сөйләште, шулай ук предприятиенең хезмәт коллективы белән аралашты.

Завод үз эшен 1999 елда башлаган һәм эшләгән дәверендә яңартуның берничә этабын узган. Биредә барлыгы 270 кеше эшли. «Напитки Вместе» төрле савытларда – пыяла шешәләрдә, алюминий банкаларда, кегалар һәм ПЭТ-шешәләрдә 76 төрле эчемлек чыгара. Җитештерү куәте - елына 4 миллион гектолитр. 2024 елдан предприятиедә җитештерү куәтләрен яңарту буенча 1,4 миллиард сумлык инвестиция проекты гамәлгә ашырыла.

Николай Тюрников белән эшлекле очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы корпоратив идарә командасының эш нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

– Республикага җитештерүне үстерү белән кызыксынган эре компания килүенә без бик шат. Уфада сыра кайнату заводы 25 елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә ул үзен эре эш бирүче һәм салым түләүче буларак танытты, төбәк икътисадында лаеклы урын алып тора, - диде Радий Хәбиров. - Үз ягыбыздан без яңа проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәргә әзер - моның өчен Башкортстанда ярдәм чараларының киң исемлеге гамәлдә.

«Напитки Вместе» компаниясенең Уфа филиалы коллективы белән очрашуда Радий Хәбиров завод эшчеләренә күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас