-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 февраль , 20:41

Башкортстан ябык цикллы икътисадка күчү юлында

Башкортстанда ябык цикллы икътисадка күчү буенча системалы эш алып барыла. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров муниципалитет башлыклары белән узган эшлекле киңәшмәдә белдерде.

Башкортстан ябык цикллы икътисадка күчү юлында
Башкортстан ябык цикллы икътисадка күчү юлында

Республика илдә беренче булып ябык цикллы икътисадка күчү буенча төбәк программасын Русия экологик операторы белән килештерде. Программа якын арада Хөкүмәт карары белән расланачак.

Киңәшмәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасы каралды. 1 мартка кадәр икенчел ресурсларны тирәнтен эшкәртү объектларын булдыру буенча «юл карталары» әзерләү бурычы куелды.

Узган елның декабрендә Бәләбәйдә елына 100 мең тонна чүп-чар эшкәртергә сәләтле комплекс эшли башлады, Баймак районында яңа ТКО полигоны ачылды. Бу объектлар калдыкларны эшкәртүнең бердәм системасын формалаштыруга юнәлтелгән.

Киңәшмәдә халык мөрәҗәгатьләренә дә игътибар бирелде. Иң күп сораулар Уфа, Стәрлетамак, Иглин, Белорет районнары һәм Салават шәһәреннән теркәлгән.

Йомгаклап, муниципалитетларга контейнер мәйданчыкларын булдыру һәм техника сатып алу эшләре буенча даими контроль алып бару бурычы куелды.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: bashinform.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас