-7 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 февраль , 13:57

Архитекторлар белемен камилләштерде

Уфаның вузара кампусында муниципалитетларның баш архитекторларына исәпләнгән «Архитектура һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге белән идарә итүне оештыру» һөнәри камилләшү программасы ачылды. Программа Уфа дәүләт нефть техник университетының архитектура кафедрасы тарафыннан Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министрлыгы белән берлектә Русия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән гамәлгә ашырылучы «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының «Приоритет-2030»программасы кысаларында эшләнгән.

Архитекторлар белемен камилләштерде
Архитекторлар белемен камилләштерде
Укуның максаты - шәһәр һәм авыл территорияләрен үстерү турыдан-туры карарларына бәйле булган белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү. Программа практик апробация үтте инде: гыйнвар ахырында тыңлаучыларның беренче чыгарылышы булды.

Дипломнар тапшыру тантанасы Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Александр Борисов катнашлыгында вузара кампус мәйданчыгында узды. УДНТУның үсеш программасын җитәкчесе Дмитрий Кузнецов, «Архитектура» кафедрасы мөдире Светлана Байморатова һәм өстәмә белем бирү программасы җитәкчесе Рамил Байморатов тәкъдим итте. Беренче агымда укуларны Нуриман, Кыйгы, Благовещен, Иглин, Тәтешле һәм Краснокама районнарының баш архитекторлары тәмамлады.

- Территорияләрне үстерү урыннарда компетентлы карарлардан башлана. Бүген муниципалитетларның баш архитекторларының һөнәри осталыгына - көн саен безнең шәһәр һәм авылларның йөзен формалаштыручыларга стратегик ставка ясала. Районның шәһәр төзелеше сәясәте өчен җаваплы белгеч территориаль планлаштыруның һәм пространство үсешенең заманча инструментларын белсә, алар стратегик бурычларны төбәк халкы файдасына конкрет, уйланылган карарларга әверелдерә, - дип билгеләп үтте Александр Борисов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас