Анда Уфа районы бизнес-шерифы Руслан Исмәгыйлев эшлекле даирә белән хезмәттәшлекнең беренчел нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
Районның инвестиция портфеле 93 проектны үз эченә ала, аларның гомум күләме 51,7 миллиард сум тәшкил итә һәм нәтиҗәдә 14 меңгә якын эш урыны булдырылырга тиеш. Инде 29 башлангыч гамәлгә ашыру стадиясендә. Узган елда районда 55 «Эшкуарлык сәгате» узган, аларда 110 проект каралган.
Республика Башлыгы Уфа районының икътисади потенциалын югары бәяләде.
– Уфа агломерациясенә якын булу районның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген тәэмин итә, - диде Радий Хәбиров. - Муниципалитет үсешенең тотрыклы динамикасын саклап калу өчен мөмкинлекләрне мөмкин кадәр күбрәк файдалану мөһим.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: glavarb.ru