-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 февраль , 22:19

Эшкуарларның хәле ничек?

Агымдагы елда Хөкүмәтнең эшкуарлар белән беренче күчмә утырышы Зилаер районында узды.

Эшкуарларның хәле ничек?
Эшкуарларның хәле ничек?
Зилаер районында республика җитәкчелегенең эшкуарлар белән быел беренче күчмә очрашуы булды. Бер ел элек эшләтеп җибәрелгән бизнес белән диалоглар форматы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча дәвам итә. Зилаер мәйданчыгында эшкуарларның сорауларына республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, вице-премьерлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре җавап бирде.

- Бездә бүген республикада 152 меңгә якын эшкуар бар, ә аларның үсеш темплары уртача Русия күрсәткечләрен узып китә. Зилаер районында 280 эшкуар исәпләнә, бер ел эчендә аларның саны 2 процентка арткан. 2025 елда эшкуарлыкны үстерү институтларына 2,3 миллиард сумнан артык күләмдә республиканың 500дән артык эшкуары финанс ярдәме алды, - диде Премьер-министр.

Очрашуда 250дән артык эшкуар катнашты. Сораулар дәүләт ярдәме, юллар, мобиль юллар, элемтә, агач әзерләү һәм авыл хуҗалыгына кагылды.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28416/
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас