-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 февраль , 18:58

"Без предприятие эшендә уңай үзгәрешләр күрәбез..."

2025 елда Уфаның «СТЕКЛОНиТ» җәмгыяте («Росатом» дәүләт корпорациясенең композит дивизионы составына керә) җитештерүне яңартуга һәм чыгарылучы эшләнмәләрнең ассортиментын киңәйтүгә юнәлтелгән алты инвестиция проектын гамәлгә ашырган. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә предприятиенең генеральный директоры Армен Айрапетов хәбәр итте.

"Без предприятие эшендә уңай үзгәрешләр күрәбез..."
"Без предприятие эшендә уңай үзгәрешләр күрәбез..."
– Безнең продукция нефть-газ сәнәгатендә, суднолар төзүдә һәм икътисадның башка тармакларында кулланыла, - дип хәбәр итте Армен Айрапетов. – 2026 елның гыйнварында предприятиедә күчмә «Сәнәгать сәгате» булды, аның нәтиҗәләре буенча без төбәк компанияләре белән тыгыз эш башладык.

Генеральный директор билгеләп үткәнчә, якындагы планнарда – мәйданчыкны яңартуны дәвам итү. Сүз, беренче чиратта, коллективы 500 кешедән артык булган заводның социаль-көнкүреш биналарын ремонтлау турында бара.

Башкортстан Башлыгы «Стеклонит» җитәкчелегенә һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенең идарә командасына рәхмәт белдерде.

– Мондый эре акционер килгәч, без предприятие эшендә уңай үзгәрешләр күрәбез, - диде Радий Хәбиров. - Монда хезмәт коллективы турында кайгыртулары мөһим. Ә завод җитештерә торган сыйфатлы продукция күп кенә республика компанияләре өчен актуаль.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас