-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 февраль , 18:17

«УралСтройИндустрия» форумы эшли башлады

Бүген, 25 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Уфа ЭКСПО" күргәзмә комплексында эшли башлаган "УралСтройИндустрия" форумын һәм "ПроНедвижимость" күргәзмәсен ачуда катнашты.

«УралСтройИндустрия» форумы эшли башлады
«УралСтройИндустрия» форумы эшли башлады
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чара 33нче тапкыр уза. 2026 елда форум илнең һәм Үзбәкстанның 14 төбәгеннән 100гә якын алдынгы компанияне җыйды. Катнашучылар өчен эшлекле программа, бизнес-очрашулар, осталык дәресләре, Уфа предприятиеләре һәм оешмаларына технологик турлар, вакансияләр ярминкәсе әзерләнде.

Башкортстан Башлыгы сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, ел саен Уфада тәҗрибә уртаклашу өчен төзелеш өлкәсендәге экспертлар җыела.

- Бездә төзелеш индустриясен, шәһәр төзелеше сәясәтен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге бар. Без территорияләрне комплекслы үстерү, инновацион технологияләр һәм материаллар куллануның уңышлы мисалларын караячакбыз, - диде Радий Хәбиров. – Барыгызга да нәтиҗәле эш, ышанычлы партнерлар табу, ә сезнең компанияләрегезгә һәрвакыт алга баруларын телим.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас