-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 февраль , 13:35

Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе бизнес-форумы старт алды

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсенең "Төбәкара диалог: төбәкләр бердәмлегендә дәүләт көче" бизнес-форумы эшли башлады. Анда ике төбәктән машина төзелеше, металл эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, инжиниринг, энергетика, нефть, газ, химия һәм җиңел сәнәгать өлкәләрендә эшләүче 100гә якын компания катнаша.

Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе бизнес-форумы старт алды
Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе бизнес-форумы старт алды
Форумга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер старт бирделәр.

- Безнең республиканың билгеле бер илне яисә төбәкне сайлап алып, алар белән тыгыз эшли башлау тәҗрибәсе бар. Бу конкрет уртак проектларга һәм товар әйләнеше үсешенә китерә. Бу процессны без Чиләбе өлкәсе белән башладык, аны туктатырга ярамый. Безгә сезнең белән хезмәттәшлек итү бик кызыклы һәм без мондый хезмәттәшлекнең синергетик нәтиҗә бирәчәген күрәбез, – диде Радий Хәбиров үзенең сәламләвендә. - Төбәкләр җитәкчелегенең бу процессларга актив катнашуы бизнес өчен һәрвакыт бик мөһим. Шуңа күрә безгә барыбызга да ешрак очрашырга, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, икътисадның башка тармакларында проектларны үстерергә кирәк. Мәдәни-гуманитар, туризм өлкәләрендә эшләү дә мөһим. Үзара хезмәттәшлегебезне киңәйтү өчен без ике төбәк бизнес даирәсенең яхшы, нәтиҗәле, үзара файдалы эшләве өчен барлык шартларны да булдырырга ниятлибез.

- Бүгенге миссиябезнең төп бурычы - сәнәгать кооперациясен, предприятиеләр белән бизнес арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту. Монда без бик зур ресурс һәм колоссаль мөмкинлекләр күрәбез. Без янәшә яшибез, димәк, безнең төбәкләрдә булган логистик мөмкинлекләрне, фәнни һәм җитештерү базаларын активрак файдаланырга кирәк, - диде Алексей Текслер. - Безнең Башкортстан белән уртак тарихыбыз зур, бөек. Ышанам ки, киләчәгебез тагын да көчлерәк булачак һәм төбәкләребез халкы файдасына кооперацияне бергәләп үстерәчәкбез.

Фото: Башкортстан Башлыгы.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас