-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 февраль , 14:40

Күршеләр “ОДК-УМПО”да булды

Чиләбе өлкәсе делегациясенең Башкортстанга сәфәре кысаларында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров һәм губернатор Алексей Текслер “Ростех”ның берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә кергән “ОДК-Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе”нең җитештерү мәйданчыгында булдылар.

Күршеләр “ОДК-УМПО”да булды
Күршеләр “ОДК-УМПО”да булды
Андрей Назаров һәм Алексей Текслер 2021 елдан бирле предприятие базасында эшләп килүче “Ростех” дәүләт корпорациясенең җитештерү-укыту үзәгендә булдылар. Ул двигательләр төзү өчен кирәкле эшче белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән. Укучыларга тәҗрибәле остазлар беркетелгән, алар белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша, булачак хезмәткәрләрне предприятиенең кыйммәтләре, традицияләре һәм җитештерү культурасы белән таныштыра. Үзәк эшенең тагын бер юнәлеше булып “ОДК-УМПО”, “ОДК” һәм “Ростех”ның башка предприятиеләре өчен остазлар әзерләү тора. Уфа предприятиесенең остазлык системасы корпорациянең барлык предприятиеләре өчен нигез итеп алынган.

Шулай ук Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы предприятиедә вертолет двигательләре чыгару буенча җитештерү-технологик үзәк белән таныштылар, анда 5 000 ат көченә кадәр вертолет двигательләре компонентлары чыгарыла. Корпорация предприятиеләре кооперациясенә “ОДК-УМПО”га эшләнмәләр составында 33 проценттан артык деталь һәм узеллар җитештерү йөкләтелгән.

Предприятиегә 1925 елда нигез салынган һәм былтыр ул 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Уфада “ОДК-УМПО” үз тарихын 1941 елда Рыбинск, Ленинград, Мәскәү өлкәсе, Воронеждан авиация профилендәге заводларны, конструкторлык һәм проект бюроларын эвакуацияләү вакытыннан алып бара. Бөек Ватан сугышы вакытында предприятие фронт авиациясе өчен 51 меңнән артык двигатель чыгара.

Производствоны эшләтеп җибәрү вакытыннан бирле барлыгы 50 типтан артык база һәм модификацияләнгән авиация двигательләре җитештерелгән, алар самолетларның 170 тибына һәм модификациясенә урнаштырылган.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас