Бөре сөт продуктлары комбинатын яңарту турында предприятие директоры Алексей Кузнецов сөйләде.
Комбинатны яңартуга барлыгы 366 миллион сум акча юнәлтелгән. Проектны тулысынча 2028 елда тәмамларга планлаштыралар. Бу җитештерү күләмен икеләтә арттырырга һәм продукция ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ярдәм чаралары сыйфатында проект өстенлекле статусы алды. Инвесторга, шулай ук, технологик җиһазлар сатып алу чыгымнарының бер өлешен кайтарачаклар.
«Ростнефть» компаниясе директоры Иван Кургузов Октябрьский шәһәрендә юл буе сервисы комплексы булган автомат автозаправка станциясен төзү проектын тәкъдим итте. Инвестор 100 миллион сум акча кертергә планлаштыра. 2030 елда объектны эшләтеп җибәрү 35 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: glavarb.ru