Очрашуда Уфа белән Сухум арасында туры авиаэлемтәне эшләтеп җибәрү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Башкортстан Башлыгы мондый рейсларны оештыруның мөһимлеген ассызыклады.
- Без сезнең искиткеч илегезнең туристлык җәлеп итүчәнлеге үсүен күрәбез. Аны безнең халыкка да аңлаешлы итәргә кирәк, - диде Радий Хәбиров.
Владимир Делба шулай ук Башкортстан белән авиаэлемтәне үстерү белән кызыксынуын белдерде.
- Туры рейслар - ул күпер, ул безнең илгә туристларга гына килергә мөмкинлек бирмәячәк. Бу бизнес үсешенә, мәдәни элемтәләрне ныгытуга яңа мөмкинлекләр бирәчәк, - дип ассызыклады Абхазия Премьер-министры.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан инде рейслар башкару өчен авиакомпанияләр белән сөйләшүләр алып бара. Очыш программасы майда старт алыр һәм октябрь уртасына кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.
Очрашуда катнашучылар шулай ук социаль, мәдәни һәм сәүдә-икътисади өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча юл картасын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.
Фото: Башкортстан Башлыгы