- Русия буенча инвестицион активлык 2,3 процентка кимеде. Русия субъектларының яртысыннан кимрәге инвестицияләрнең уңай динамикасын күрсәтте. Идел буе федераль округында да шундый ук күренеш. Республика үзенең инвестицион күрсәткечләрен яхшырткан алты төбәк арасына керде. Гомумән алганда, округ буенча 1,8 процентка кимү күзәтелә, - дигән мәгълүмат бирде вице-премьер.
Хосусый инвестицияләр республикада 5 процентка диярлек үсте, бу динамика финанслауның барлык чыганаклары хисабына капитал салулар үсешенә караганда өч мәртәбә артыграк.
- Без республиканың икътисади үсеш ретроспективасын анализладык. Һәм монда шуны ассызыклау мөһим: Башкортстан статистик күзәтү тарихында беренче тапкыр инвестицияләрнең җидееллык өзлексез үсешен тәэмин итте, тренд озынлыгы буенча да, еллык күләме буенча да тарихи максимумга чыкты. Җидееллык чорында инвестицияләр үсеше темплары буенча Башкортстан Идел буе федераль округында - 1нче урында һәм Русия Федерациясендә 12 нче урында», - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.
Соңгы җиде елда Башкортстанда инвестицияләр күләме 76,6 процентка артты, тулаем ил һәм Идел буе федераль округы буенча капитал салулар үсешен ике тапкыр узып китте. Бу республика икътисадындагы сыйфатлы үзгәрешләрнең нигезе булды.
Абсолют саннарда инвестицияләр өч тапкыр диярлек арткан. Республика икътисадына кертемнәрнең гомум күләме җиде ел эчендә 4 триллион сумга якынлашты.
Фото: Башинформ