Андрей Назаров Октябрьский шәһәрендәге «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләр заводында булды, аның төп эшчәнлеге пластмасса эшләнмәләр җитештерү. Генеральный директор Раил Фәхретдинов предприятиенең җитештерү мәйданчыклары белән таныштырды, җитештерүне үстерү буенча киләчәк планнар турында сөйләде.
2007 елда нигез салынган «Альтернатива» – пластмассадан халык куллану товарлары җитештерүчеләр арасында күләме һәм номенклатурасы буенча лидерларның берсе – биредә 2000 төрдән артык әйбер җитештерелә. 2025 елда җитештерелгән продукция күләме 5,9 млрд. сум тәшкил итте (2024 елга карата 103,3 процент).
Раил Фәхретдинов сүзләренчә, завод җитәкчелеге ел саен җитештерүне үстерүгә инвестицияләр кертә.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, предприятие тотрыклы үсеш күрсәтә һәм базарда үз урынын таба алды.
– Без «Альтернатива» җитәкчелегенең эш урыннарын булдыруын һәм республиканың сәнәгать потенциалын ныгытуын күрәбез. Хәзер предприятиегә яңа проектларны субсидияләү буенча ярдәм кирәк. Профильле министрлыкларга җентекләп тикшерергә һәм чишелешләр табарга куштым, - дип нәтиҗә ясады Министрлар Кабинеты башлыгы.
Фото: pravitelstvorb.ru