+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Марта , 11:52

Безнең университет - алдынгылар исәбендә!

Югары уку йортлары кампусы резиденты булып торучы Уфа Фән һәм технологияләр университеты, җитештерү чараларын автоматлаштыру өлкәсендәге оешмалар мәнфәгатендә проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр алуга Русия Фән һәм югары белем министрлыгы конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде.

Безнең университет - алдынгылар исәбендә!Безнең университет - алдынгылар исәбендә!
Безнең университет - алдынгылар исәбендә!

Университет конкурста икенче тапкыр рәттән грант алучы булды. Быел югары уку йортының «Сәнәгать кадрлары: җитештерү технологияләре һәм җиһазлары өлкәсе өчен белгечләр әзерләү» проекты белем бирү эшчәнлеге күләмен сизелерлек киңәйтте.

Проектның мөһим партнеры «ОДК-УМПО» җәмгыяте булды. Уку йорты өчен бу - озак вакытлы һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә нигезләнгән стратегик мөһим партнер. Бергәләп югары квалификацияле инженер кадрларын әзерләү буенча бурычлар — «Ростех канатлары» программасы гамәлгә ашырыла. Алынган грант кысаларында максатлы укыту проекты киңәйтеләчәк, нәтиҗәдә программада турыдан-туры катнашучы студентлар саны дүрт тапкыр артачак. Барлык белем бирү программалары гамәли бурычларны хәл итүгә юнәлтеләчәк.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас