

- Минем өчен сезне Халыкара икътисади форумда сәламләү - зур мәртәбә. Бу вакыйга чираттагы очрашу гына түгел, ә көчле һәм чәчәк атучы Абхазияне төзү юлында мөһим адым, – диде Бадра Гунба.
«Абхазия - киләчәккә инвестицияләр» форумы ике ил икътисадының төрле тармакларыннан 500дән артык катнашучыны берләштерде. Эшлекле программа кысаларында икътисади үсеш стратегияләре, инвестицион хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышалар. Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко билгеләп үткәнчә, Русия һәм Абхазия арасындагы хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә.
– Без бүген хезмәттәшлектә ачыла торган уникаль мөмкинлекләрне күрәбез. Бүген бездә 15 төбәк Башлыгы, егермедән артык Русия министрлыгы, ведомстволары, дәүләт корпорацияләре һәм дистәләгән эре шәхси компания һәм корпорация катнашты. Кичә, бүген һәм иртәгә имзалана торган шулкадәр килешүләргә беркайчан да кул куймадык, – дип өстәде Сергей Кириенко.
Форумда катнашучы төбәкләр үз стендларын урнаштырган, анда икътисад, сәнәгать һәм башка юнәлешләр өлкәсендәге казанышлар күрсәтелде. Башкортстан стендын Бадра Гунба һәм Сергей Кириенко карадылар.
- Башкортстан һәм Абхазия хезмәттәшлегенең яңа тарихына инде 32 ел. Безнең дуслык һәрвакыт үзара ярдәмләшүгә һәм халыкларыбыз арасындагы традицион кыйммәтләрне ныгытуга нигезләнгән иде. Соңгы вакытта Башкортстаннан туристлар агымы ике тапкыр арткан. Безнең туроператорлар эшли башлады. Авиаэлемтәне эшләтеп җибәрүне исәпкә алып, бу күрсәткеч алга таба да үсәчәк. Бездә Абхазия белән «Башкортстанда озын гомерлелек» проекты бар инде, ул эшли. Башкортстаннан “көмеш яшь” вәкилләре килә, истәлекле урыннар белән таныша ала. Абхазларның да Башкортстанга килүен һәм шулай ук Башкортстанны күрүен телибез. Яңа рейслар ачылу белән Абхазиядә яшәүчеләрнең мондый мөмкинлеге барлыкка киләчәк, - диде Андрей Назаров стендны тәкъдим итү барышында.
– Тарихи элемтәләрне ныгытуыгыз өчен зур рәхмәт, - диде Бадра Гунба.
Башкортстан делегациясе составына тышкы икътисади эшчәнлек юнәлешләрен, инфраструктур һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруны күзәтүче республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук төбәкнең бизнес вәкилләре керде. Делегация эше кысаларында ике республиканың мәдәният һәм сәнгать кәсепләре өлкәсендә хезмәттәшлеге турында берничә килешүгә кул куелачак.
Фото: pravitelstvorb.ru