Документ төбәкләрнең сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, туристлык һәм мәдәният өлкәләрендәге үзара хезмәттәшлеген киңәйтә.
Башкортстан Министрлар Кабинеты башлыгы сүзләренчә, документ төбәк бизнесы һәм фән өчен яңа мөмкинлекләр ача.
- Без инде Абхазиягә минераль продуктлар, төзелеш материаллары, известь, цемент, минераль ягулык, нефть һәм аны эшкәртү продуктларын китерәбез. Яңартылган килешү бу номенклатураны киңәйтергә һәм безнең предприятиеләрне Абхазиядәге инфраструктура проектларына активрак тоташтырырга мөмкинлек бирә. Башкортстанның «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләре заводы һәм Абхазиянең «Рубин» Сәүдә йорты арасындагы килешүне аерым билгеләп үтәм. Яңа поставкалар, технологияләр алмашу һәм уртак инвестицион проектлар планлаштырабыз, - дип шәрехләде Андрей Назаров.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28663/